Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Россия Федерациясенең Бонн шәһәрендәге Генераль консуллыгында Кәрим Тинчурин пьесасы буенча куелган «Назлы кияү» музыкаль комедиясен күрсәтте.

Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов:
«Бу минутларда әлеге сәхнәдә чыгыш ясавыбызга без чиксез шат. Безне шулай матур каршы алганыгыз өчен бик зур рәхмәт сезгә. Төрле шәһәрләрдә, илләрдә яшәүче милләттәшләребез белән очрашуны һәрчак көтеп алабыз», – дип билгеләп узды.
Тинчурин театрының баш режиссеры Рәшид Заһидуллин тамашачыларны сәламләп:
«Назлы кияү» спектакле бөек драматург Кәрим Тинчурин әсәре буенча куелган. Театрыбыз нәкъ менә аның исемен йөртә. Әсәр автор тарафыннан 1914 елда иҗат ителгән. Бу аның иң беренче музыкаль комедияләреннән берсе. Гастрольләребез Кәрим Тинчуринның тууына 130 ел тулуга багышлана. Шушы югары нотада без әлеге истәлекле дата уңаеннан оештырылган чараларны төгәллибез», – диде.
Германиядәге «Аргамак» татар яшьләре оешмасы җитәкчесе Ильяс Ямбаев театр коллективын алман җирендә күрергә бик шат булуын белдерде. Ул, форсаттан файдаланып, Рәшид Заһидуллинны туган көне белән дә котлады.

Кичә, 19 ноябрдә, тинчуринлылар Германия шәһәрләре буйлап сәяхәт кылды. Аерым алганда, алар Браубах, Кобленц, Линц-ам-Райн, Рюдесхайм-ам-Райн шәһәрләрендә экскурсиядә булды. Бүген коллектив Казанга әйләнеп кайта.
К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры матбугат хезмәте







