22 һәм 30 майда Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Илһам Гали әсәре буенча куелган «Гомер буе сине көтәм» спектакле премьерасы була.

Чын тормышны тасфирлаган «Гомер буе сине көтәм» спектакле – гомер буена сузылган сокландыргыч бер мәхәббәт тарихы.
Язмыш Әдиләне шактый сыный: бик яшьли әти-әнисен югалта, ире ташлап китә, эшеннән дә кыскарталар. Бердәнбер кызы да кияүгә чыгып читкә киткәч, ул бөтенләй берьялгызы кала. Инде нишләргә? Тормышны ничек дәвам итәргә? Ләкин төшенкелеккә бирелергә иртәрәк әле. Чөнки аның теләсә нинди авыр чакта да ярдәмгә ашыгучы, үзен шашып яратучы балачак дусты – Гаделе бар бит!
Гади китапханәче белән гади урманчы арасындагы саф, сагышлы мәхәббәт тарихы безне уйланырга да, елмаерга да мәҗбүр итә.
Кәрим Тинчурин исемендәге
Татар дәүләт драма һәм комедия
театры матбугат хезмәте