tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тинчурин театры оркестрының «Алтын кояш нурларында» концерты узачак
Тинчурин театры оркестрының «Алтын кояш нурларында» концерты узачак

Тинчурин театры оркестрының «Алтын кояш нурларында» концерты узачак

Чара татар композиторы, җәмәгать эшлеклесе Нәҗип Җиһановны искә алуга багышлана.

2 июнь 17.00 сәгатьтә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры оркестры Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең опера студиясе белән берлектә «Алтын кояш нурларында» дигән концерт программасын тәкъдим итә.

Әлеге концерт театр оркестрының «Татар классик музыкасы җәүһәрләре» циклы кысаларында уза. Моннан тыш, 2 июнь – татар композиторы, җәмәгать эшлеклесе Нәҗип Җиһановны искә алу көне. Шул уңайдан концерт программасында Н.Җиһановның операларыннан өзекләр яңгыраячак.

Шушы концертлар циклының төп максаты — тамашачыларны классик һәм хәзерге заман композиторлары иҗаты, башкаручылар аша татар музыкасының югары үрнәкләре белән таныштыру.

Концертта Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, профессор Әлфия Җаппарова җитәкчелегендәге Казан дәүләт консерваториясенең опера студиясе һәм аның солистлары: Татарстанның атказанган артисты Айгөл Хәйри, халыкара конкурслар лауреатлары Айгөл Гардисламова, Сөмбел Кыямова, Руслан Закиров, Алинә Кәримова, Динар Шәрәфетдинов, Элина Сафина, Инсаф Ганибаев, Мәрьям Җаппарова һ.б. катнаша. Шулай ук чарада Тинчурин театры артистлары Илнур Байназаров, Резедә Сәләхова, Артем Пискунов та чыгыш ясаячак.

Ильяс Камал, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры:

— Концертның үзенчәлеге – күп санлы югары профессиональ дәрәҗәдәге яшь җырчылар, театрыбызның оркестрына кушылып, татар музыкасының классигы Н.Җиһановның берничә танылган операларының фрагментларын бер концерт барышында бергә башкаруында, гади концерт формасында гына түгел, театральләштерелгән күренешләр белән баетылып яңгыравында.

Белешмә:

«Татар классик музыкасы җәүһәрләре» циклының идеясе 2020 елда туды. Театрның фойесында бәйрәм чаралары уңаеннан узган концертларда татар классик әсәрләре яңгырый һәм репертуар туплана башлады. 2021 елның 17 октябрендә театр оркестры репертуарында җыелган әсәрләрдән торган тулы канлы беренче концерт премьерасы узды. 7 ноябрьдә икенче концерт дөнья күрде.

Әлеге цикл кысаларында барлыгы 4 уникаль концерт программасы узды. Аннан соң алар кабатлап та күрсәтелде.

Беренче ике концерт татар классик композиторларына багышланды: С.Сәйдәшев, М.Мозаффаров, Җ.Фәйзи, З.Хәбибуллин, Х.Вәлиуллин әсәрләре яңгырады, һәм бүгенге көн иҗатчылары: А.Абдуллина, Э.Низамов, И.Камал һ.б. яшь композиторлар әсәрләре башкарылды.

Театр оркестрының Казан дәүләт консерваториясе опера студиясе белән беренче уртак проекты 2022 елның 1 мартында узды. Әлеге концерт Җ.Фәйзинең «Башмагым» музыкаль комедиясенең беренче куелышына 80 ел тулуы уңаеннан тамашачыларга тәкъдим ителде. Кичәдә консерватория куйган классик башкару белән бергә К. Тинчурин театрында куелган «Башмагым-jazz» мюзиклыннан арияләр һәм җырлар яңгырады.

Чыганак: mincult.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*