Тинчурин театры яшьләрне берләштерә торган тагын бер яңа проектка старт бирә.
«Аудитория № 13» проекты — театрыбыз спектакльләрен карап, студентларны театр сәнгатенә җәлеп итә торган мәдәни-агарту чарасы.
Максаты: Яшьләрне театр белән таныштыру, аларның сәнгатькә һәм мәдәнияткә кызыксынуларын арттыру. Студентлар, актерлар һәм югары уку йортлары укытучылары арасында интеллектуаль диалог мәйданы төзү.
Проект студентларга мәдәният өлкәсендә белем биреп кенә калмый, бер үк вакытта фикерли белүче яңа буын тамашачыларын формалаштырырга да ярдәм итә.