tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тинчурин театры «Золотой Трезини-2024» халыкара премиясенең «Алтын диплом» иясе булды
Тинчурин театры «Золотой Трезини-2024» халыкара премиясенең «Алтын диплом» иясе булды

Тинчурин театры «Золотой Трезини-2024» халыкара премиясенең «Алтын диплом» иясе булды

К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының «Җилкәнсезләр» спектакле «Золотой Трезини-2024» VII халыкара архитектура-дизайн премиясенең дипломанты булды һәм «Театраль декорация юнәлешендә тормышка ашырылган иң яхшы проект» номинациясендә җиңү яулады.

Автор — Кәрим Тинчурин, режиссер — Туфан Имаметдинов.

Искәртеп узыйк, «Золотой Трезини» халыкара премиясе 2018 елдан бирле тапшырыла. Быел «Театраль декорация юнәлешендә тормышка ашырылган иң яхшы проект» номинациясендә җиңүгә Россиянең 23 проекты дәгъва кылды.

Чыганак: mincult.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*