tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тинчурин театрында Илгиз Зәйниевнең әбисенең тормышы турындагы спектакль куелачак
Тинчурин театрында Илгиз Зәйниевнең әбисенең тормышы турындагы спектакль куелачак

Тинчурин театрында Илгиз Зәйниевнең әбисенең тормышы турындагы спектакль куелачак

Тинчурин театрының яңа сезонында «Әкият» курчак театрының сәнгать җитәкчесе, режиссер, драматург Илгиз Зәйниевнең әсәре куелачак. «Туган-тумача» спектаклендә режиссерның әбисенең тормышы чагыла.

Спектакльдә Татарстанның халык артисты Зөлфия Вәлиева уйный. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында ул спектакль турында сөйләде.

«18-19 сентябрьгә Илгиз Зәйниевнең «Туган-тумача» дип аталган премьерасы билгеләнгән. Илгиз Газинур улы сөйләве буенча, бу – аның әбисенең чын тарихы, тормыштан алынып, аның сүзләренә нигезләнеп язылган әсәр. Спектакльдә 30дан артык артист катнаша, бу шундый масштаблы эш», – диде ул.

Зөлфия Вәлиева Шәрифә исемле кызны, кәләш итеп урлаган егетнең әнисен уйный.

«Шәрифә исемле герой аша ике як туган-тумачасының язмышларының киселеше, мөнәсәбәтләре күрсәтелә. Әсәрне укыганда ук, без, бер-беребезне туктата-туктата, үзебезнең нәселебездә булган вакыйгаларны искә төшереп, чагыштырып сөйләп утырдык. Премьерага килгән һәр кеше үзенең туган-тумачасын таныр дип ышанам. Әсәрнең жанры – татар тормышыннан сәхнәләр. Вакыйгалар Бөек Ватан сугышыннан соң бара, бик авыр язмыш күренешләре. Уңышлы булсын. Бик халыкчан булачак», – диде ул.

Тинчурин театрының 91нче сезоны 5 сентябрьдә «Таһир-Зөһрә» спектакле белән ачыла.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*