tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тинчурин театрында Кәрим Тинчуринның ирекле тәрҗемәсе буенча “Хан кызы Турандык” спектакленең репетицияләре башланды
Тинчурин театрында Кәрим Тинчуринның ирекле тәрҗемәсе буенча “Хан кызы Турандык” спектакленең репетицияләре башланды

Тинчурин театрында Кәрим Тинчуринның ирекле тәрҗемәсе буенча “Хан кызы Турандык” спектакленең репетицияләре башланды

Премьера драматургның тууына 135 ел тулуга багышлана. Тинчурин театрында “Хан кызы Турандык” дип аталган яңа спектакль кую эше башланды. Спектакль итальян драматургы Карло Гоцциның “Турандот”ы Кәрим Тинчуринның ирекле тәрҗемәсе буенча куела.

Спектакльнең премьерасы 15 сентябрьдә – Кәрим Тинчуринның туган көнендә тәкъдим ителәчәк һәм ул драматургның тууына 135 ел тулуга багышланачак. Шул ук көнне театр үзенең яңа сезонын да ачачак. Режиссеры – Сәрдәр Таһировский (Венгрия).
Бу Венгрия режиссерының Тинчурин театрындагы икенче эше. 2021 нче елның декабрендә Тинчурин театры сәхнәсендә аның куелышында “Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе” спектакле дөнья күргән иде.

Кәрим Тинчуринның ирекле тәрҗемәсендә “Хан кызы Турандык” әсәре киң даирә укучылар өчен бары тик 2007 елда гына тәкъдим ителә. Пьесаны басма өчен күренекле татар язучысы һәм драматургы Рабит Батулла әзерли. Тинчурин архивын драматургның хатыны Заһидә Тинчурина нәкъ менә аңа тапшыра.

Рабит Батулла сүзләренә караганда, Карло Гоцци нибары 10 пьеса иҗат иткән һәм шуның өчесенең сюжеты татар фольклорыннан алынган. Болар – “Бәхетле хәерчеләр”, “Зөбәйдә” һәм “Турандот”. “Турандот” әсәрендә Гоцци: “Адельма – Татар ханы кызы, Кәләф – Ногай татары ханы Тимур улы; Кәләф, Адельма һәм Тимур татарча киенгәннәр” дип язган. XVIII йөздә яшәгән итальян язучысы илһамын каян алган, татарлар турында каян белгән? Бу аерым өйрәнү предметы”, – ди Рабит Батулла. Шул ук вакытта язучы танылган татар фольклорчысы Нәкый Исәнбәтнең “Татарларда “Патша кызы Турандык “әкияте бар” дигән сүзләрен искә төшерә. Бәлки Гоцци шуңа таянгандыр”, ди.

Нәкый Исәнбәтнең “Татар халык табышмаклары “китабында “Сәрвиназ” әкият-табышмагы бар, анда хан кызы Сәрвиназ, Турандот кебек үк, үз кулын сорап килгән хан улларын табышмаклар белән сыный. Нәҗип Нәккашның урта гасыр прозасына багышланган “Мөҗәгыл хикәят” китабында исә “Халәф белән Кытай падишасы кызы арасындагы берничә мәсьәләләр” әсәре бар. Анда Кытай ханы кызы Халәфкә табышмакларын бирә, ул бик тапкыр булып чыга һәм аның барлык сорауларына да җавап бирә. Бу әкиятнең авторы – озак вакытлар гарәп татарлары арасында яшәгән Мөхәммәд Рәхим Рәфыйк Казанлы.

Рабит Батулла Кәрим Тинчуринның болар хакында белүен һәм шуңа күрә дә Гоцци пьесасын татар теленә үзенчә тәрҗемә итүенә шиге булмавын әйтә.
“Хан кызы Турандык” пьесасы беренче тапкыр Кәрим Тинчурин тәрҗемәсендә 1918 елда куела. Ул вакытта Турандыкның йөрәген яулап алырга омтылган Халәф ролен Кәрим Тинчурин үзе уйный. Икенче тапкыр Тинчурин тәрҗемәсендә “Хан кызы Турандык” спектакле “Әкият” курчак театры сәхнәсендә 1980 елда “Хан кызы” исеме белән куела.

Итальян драматургы Карло Гоцциның “Турандот” әкияти пьесасы беренче тапкыр 1762 елда Венециянең Сан-Самуэле театрында куелган. Анда әсәрдә вакыйгалар шартлы Көнчыгышта бара, ләкин шул ук вакытта катнашучылар арасында дель арте Италия комедиясе персонажлары: Панталоне, Труффальдино, Тарталья һәм Бригелла була (Тинчуринда – Акбулат, Накамура, Бәрәкалла һәм Туруфутдин). Карло Гоцци – итальян язучысы һәм драматургы, сюжетында фольклор элементларын һәм персонаж-битлек сайлаганда дель арте комедиясенең принципларын кулланучы әкият пьесалары (фьяб) авторы.

“Хан кызы Турандык” спектакльнең премьерасы 2022 нче елның 15, 16 һәм 30 нчы сентябрь көннәрендә булачак. Режиссеры – Сәрдәр Таһировский (Венгрия). Рәссамы – Анна Мария Купаж (Венгрия). Композиторы – Бакк-Давид Ласло (Венгрия). Хореографы – Марсель Нуриев.

Рольләрдә: Турандык (Турандот) – Әдилә Хәсәнова, Халәф (Калаф) – Алмаз Муллаянов, Алтын хан (Альтоум) – Зөфәр Харисов, Гаделмәләк (Адельма) –Альбина Гашигуллина, Сәлимә (Зелима) – Диләрә Фәттахова, Гөлкәй (Скирина) – Сәкинә Минханова, Бәрәк (Барах) – Рамил Минханов, Тимер (Тимур) – Илгизәр Хәсәнов, Исмәгыйл (Измаил) – Сәлим Мифтахов, Акбулат (Панталоне) – Рөстәм Гайзуллин, Накамура (Тарталья) – Илфак Хафизов, Бәрәкалла (Бригелла) – Зөлфәт Закиров, Туруфутдин (Труффальдино) –Артем Пискунов, Хор – Венера Низамова.

К. Тинчурин театрының матбугат хезмәте

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*