20 һәм 21 ноябрь көннәрендә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында «Тәрәзәмә кем шакый?» мистик драмасының премьерасы узды.
Кече залда беренче тапкыр булгангамы, аны нәкъ менә Тинчурин театры залы буларак кабул иттем. Спектакльдән тәэсирләремне сезгә дә сөйләрмен.
Спектакль драматург Салават Юзеевның театр режиссеры буларак дебют эше. Ул режиссёрның рус теленнән татарчага тәрҗемә ителгән үз драма әсәре. Спектакль жанры «мистик драма» дип куелуы инде кызыксыну уята. Триллер жанрын яратып карагангадыр, мине татар сәхнәсендә бу жанрга якын булган тамашаны күрү бер үк вакытта шаккаттырды һәм сөендерде дә.
Залга кереп утыргач та иң башта тамашачының игътибарын зур панорам тәрәзәләр ала (шәхсән мин беренче булып шуларны тикшердем). Тәрәзә артындагы Кара урманда ниләр бар икәнен, тәрәзәләр, «Чехов мылтыгы» сыман, ачылырмы икән дип уйланып утырдым. Шулай ук бүлмәнең түшәм булырга тиешле зал ягында да тәрәзәләр урнаштырылган. Тик алар барысы да ватылган, бер кагылсаң шундук идәнгә төшеп чәлпәрәмә килер төсле. Моны геройларның җимерелеп килүче тормышларына параллель дип кабул итәргә була. Бу җиһазларда да күренә: пыяла өстәл, үтәкүрнемәле урындыклар – барысы да пыяла, ясалма дөньяга дәлил. Визуаль шау тудырмас өчен геройларның чәй эчү кебек сәхнәләре савыт-сабаларсыз, геройларның туктап торып, хәрәкәтсез булулары белән күрсәтелә. Бу хәрәкәтләрнең булуы тамашачы фантазиясен эшләтергә мәҗбүр итеп, бүлмә өстендә язылып бара.
Бүлмәнең нәкъ уртасында диярлек агач (нарат булса кирәк) кәүсәсе «үсеп чыккан». Ул башта фонда ак дивар булганга нык аерылып тора кебек, тик ул артык зур роль уйнамый да шикелле. Бары Василның гына аның тирәли эт булып әйләнеп йөргән мизгел бар. Ә интерьерда агачны бу рәвешле куллану куркынычсызлык һәм ялгызлык халәтен белдерә икән. Икенче яктан, ул агачның бүлмә уртасында булуы Кара урманның Соня һәм Васил гаиләсенә керүе, дөресрәге – аларның эчке халәтен күрсәтәдер кебек.
Спектакльдә биюләр дә шактый, һәммәсе үзенчәлекле. Геройлар катырак сикерсәләр, теге ярылган тәрәзәләрнең пыялалары килеп төшәр кебек иде. Нигәдер күңел шундый спецэффект теләде.
Сюжет бу гаиләгә кунакка күптәнге танышлары Эльзаның килүе белән башланып китә. Соня Василның әтисе белән урманда йөреп кайтырга китүләрен әйтә. Эльза дус кызына аның ирен төшендә күрүен сөйли. Моңарчы тавыш һәм утлар белән генә жанрга якынайган булсак, төш алымы кулланылганнан соң нәрсәдер булыр ахры дигән хис туа башлый.
Күптән күрешмәгән булсалар да, кызлар күрешкәч үк кочаклашырга ашыкмый. Алар кайчандыр шәүләләре кебек бер-берсенә якын булганнар, тик аларны хәзер нидер аера. Диалогларыннан сәбәбе дә ачыклана. Эльза дустын элекке кебек истә калдырган, шуңа да үзен табигый тота. Кызлар хәтер югалту турында шаярып сөйләшәләр. Вакыйгалар үстерелә барган саен бу уйнап сөйләшүнең чынбарлыкка никадәр туры килүе Эльзаны берни аңламаслык дәрәҗәгә җиткерә.
Эльзаның кунакка килүе Соня белән Васил тормышының серләрен ачар өчен ачкыч була. Аның гел кызылдан киенеп йөрүе дә, кызыл күлмәк һәм туфлилардан килүе – бу гаиләнең соры көнкүрешенә яктылык өсти сыман.
фото: театрның социаль челтәреннән
Васил кайткач та барысы да гадәти тормыштагыча бара. Соня авыру әтисенең югалганын белгәнчегә кадәр… Соня ни эшләргә дә белми. Васил гади тормыш белән яшәвен дәвам итә: тапочкиларын, йокы киемен эзли. Тик ул бу эшләрне ачу катыш, үзен контрольдә тотмыйча эшли күк.
Геройлар һәрдаим барлыкка килеп торучы пульс сыман тавышны агач ботакларының тәрәзәгә шакуы белән аңлаталар. Аларның ыгы-зыгысына бу тавышлар утка күмер аткан күк эффект калдыра. Түзә алмыйча, Васил балта алып, өйгә якын үскән сирень агачын чабып атарга чыгып китә. Тик шакыган тавыш тынмый.
Бу урында ышанулар буенча сирень утыртырга ярыймы әле дигән сорау туды. Нинди сирень икәне әйтелмәсә дә, ышанулар буенча ак сирень уңышсызлык, авырулар һәм бәхетсезлекләр китерә икән.
Василның Соняга көйләгән бишек җыры баштарак психологик басым булып тоелса да, соңыннан моның нигә кирәк икәне билгеләнә. Эшнең нидә икәне ачыклангач, Василның халәтен дә аңларга була төсле.
фото: театрның социаль челтәреннән
Ахыргача «тагын нәрсә булыр икән?» дигән хис кала, алга таба буласы хәлләрне күреп, барысының да очына чыгасы килә.
Чыганак: idel.top

