ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Тинчурин театрында премьера булды
Тинчурин театрында премьера булды

Тинчурин театрында премьера булды

10-11 апрельдә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Шәриф Хөсәенов пьесасы буенча куелган «Әни килде» спектакленең премьерасы узды. 

Спектакльнең режиссёры — Айдар Җаббаров. Рәссам – Булат Ибраһимов. Әни ролен Татарстанның халык артисты Ләлә Миңнуллина башкара. Спектаклдә шулай ук танылган артистлар Ирек һәм Гөлчәчәк Хафизовлар: Ринат Шәмсетдинов һәм Лилия Мәхмүтова, Резеда Төхфәтуллина, Гөлназ Нәүмәтова: Нуретдин Нәҗметдинов һәм башкалар уйный.

Ярты гасыр элек язылган булса да, пьеса бүгенге көндә дә актуаль булган гаилә кыйммәтләре, туганлык мөнәсәбәтләре, хөрмәт һәм мәхәббәт темаларын күтәрә.

Спектаклне тагын 28 апрелдә, 5 һәм 16 майда карарга мөмкин булачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*