tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тинчурин театрының 90 нчы юбилей сезоны нәтиҗәләре
Тинчурин театрының 90 нчы юбилей сезоны нәтиҗәләре

Тинчурин театрының 90 нчы юбилей сезоны нәтиҗәләре

2023 елның 15 сентябреннән башлап, 2024 елның 17 июненә кадәр дәвам иткән сезонның нәтиҗәләре белән бүлешәбез.

92 378 тамашачы карады
329 спектакль уйналды

90 ел — театрга
35 ел — театр оркестрына

3 премьера:
— «Ай, былбылым!» моңсу комедиясе
— «Җан Баевич» трагикомедиясе
— «Флешка, рэп һәм мәхәббәт» хип-хоперасы, яки башбаштак комедия

6 зур гастроль:
— Мәскәү
— Абакан (Хакасия республикасы)
— Уфа
— Яр Чаллы
— Түбән Кама
— Ульяновск шәһәрләрендә

5 халыкара фестиваль:
1. А.А. Брянцев исемендәге яшь тамашачылар театрының халыкара фестивале, Санкт-Петербург
2. «У Троицы» халыкара театр фестивале, Сергиев Посад
3. Фин-угор халыклары театрларының XVI Халыкара фестивале, Йошкар-Ола
4. «Артмиграция» Бөтенроссия яшь режиссура фестивале
5. XV «Һөнәр» Бөтенроссия яшь режиссура фестивале

12 проект:
1. «Журналистика мәктәбе» проекты
2. «Театраль квиз»
3. «ВолонТин» волонтерлык  берләшмәсе
4. «Тукай. Илһам. Шигърият» ачык микрофоны
5. Гаилә һәм мәктәп театрларының «Гаилә тарихы», «Театрның яше юк» I Республика фестиваль-конкурсы
6. Милли китапханәдә «Тинчуринның сигез фотоаппараты» күргәзмәсе
7. «К.Тинчурин исемендәге театр» тукталышында Яңа ел бизәлеше
8. Сәламәтлеге чикләнгән балалар өчен «Могҗиза» театр студиясе «Ай-ли, замана» театраль тамашасы
9. «90 афиша» күргәзмәсе
10. Г. Тукай иҗатына багышланган картиналар күргәзмәсе
11. «Былтыр маҗаралары» балалар өчен интерактив тамаша
12. Гаилә елы уңаеннан «Театраль династия» (квиз-очрашу)

3 экскурсия — җәйге программа:
«Кыз алу йоласы»
«Оркестр буенча сәяхәт»
«Театр ул – тормыш, театр ул – яшәеш!»

«Тантана»да — 2 җиңү:
— Рөстәм Гайзуллин — «Икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле» («Җилкәнсезләр» спектакле)
— Резедә Сәләхова, Артем Пискунов — Д.Сираҗиев премиясе лауреаты

«У Троицы» халыкара театр фестивалендә «Ашина» спектакле 2 номинациядә җиңү яулады:

  1. Төп номинация:
    «Иң яхшы сценография» (рәссам — Сулпан Азаматова, ут куючы рәссам — Илдар Шакиров)
    2) Тамашачылар симпатиясе бүләге

5 дәүләт бүләге:

Лилия Мәхмүтова — Татарстанның халык артисты
Илфак Хафизов — Татарстанның атказанган артисты
Зөлфәт Закиров — Татарстанның атказанган артисты
Зөлфия Бәшәрова — Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре
Рамил Гарипов — Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре

Театр оркестрының 3 чарасы:
1. «Синең хакта…» театраль концерты
2. Оркестрның юбилей концерты
3. Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең опера студиясе белән берлектә «Алтын кояш нурларында» концерты.

Чыганак: mincult.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*