Иҗатка гашыйк үзенчәлекле кешеләрне күрәсегез килсә, К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры оркестры белән танышырга киңәш итәм.
Хәер, эшегезне бераз җиңеләйтергә булдым – бу язмада берничәсе турында сөйләрмен!
«ТЕАТРДА ЭШЛӘҮ ҖИҢЕЛРӘК ДИП УЙЛЫЙЛАР, ЧЫНЛЫКТА БУ АЛАЙ ТҮГЕЛ»
Арслан Сәйфи, скрипкачы, Казанда туган:
– Минем тормыш балачактан музыка белән бәйле булды. Гаиләмдә һәр кеше нинди дә булса уен коралында уйный иде. Мине алты яшемдә Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе каршындагы Урта махсус музыка мәктәбенә бирделәр.
Гаҗәеп музыка дөньясында фонд стипендиаты, 20 дән артык халыкара конкурс лауреаты булдым. Мәктәп чорыннан ук Л.С. Левицкая, В.А. Четаев, М.Л. Яшвили, Э.Д. Грач, М.С. Глезарова кебек педагогларда укыдым, аннары Казан дәүләт консерваториясенә профессор В.А. Афанасьев классына укырга кердем. Соңрак Австриягә чакырылып, А.Г. Кандинская, Б.Кушнир, Д.Мацуев, А.Фишер, М.Риккенбахер, Л.Кремер, Р.Салаватов кебек музыкантлар белән чыгыш ясадым.
Театрда эшләүнең үз үзенчәлекләре бар. Әмма музыкантларны әзерләү зур академик оркестрның иң югары дәрәҗәсендә булырга тиеш, чөнки оркестр музыкантының актёр белән сәхнә номерын уннарча тапкыр репетиция ясаган моментлары була, анда дирижёр иҗат процессы барышында ярдәмче-координатордан сабыр педагог роленә күчә. Ә симфоник коллективларда мондый хәл булмый диярлек. Театрда эшләү җиңелрәк дип уйлыйлар, чынлыкта бу алай түгел.
«СКРИПКАДА МИЛЛИ КӨЙЛӘР, ҖЫРЛАР УЙНАРГА ЯРАТАМ»
Зилә Гайнуллина, скрипкачы, Арча районы Югары Курса авылында туган:
– Музыка дөньясының ишекләрен ачарга әтием ярдәм итте. Ул үзе дә музыкант – баянчы, гармунчы, Арча балалар сәнгать мәктәбендә укыта.
Җиде яшемдә нәкъ менә әти мине скрипка бүлегенә укырга бирде. Музыка мәктәбендә Валентина Вәлиуллина курсында, И.Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятендә Гүзәл Мотаваловада укыдым. Хәзерге вакытта Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең беренче курсында Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ильяс Камалов классында белем алам. Көллияттә укыганда, мине күреп, оркестрга эшкә чакырды. Шулай итеп, Тинчурин театры оркестрында эшләвемә октябрьдә бер ел булды.
Скрипка – минем якын дустым. Ул минем өчен бик кадерле. Кечерәк вакытта, катлаулы уен коралы булганга, уйныйсы килмәгән вакытлар да булды. Әмма хәзер үземне скрипкамнан башка күз алдыма да китерә алмыйм – ул минем тормышымның аерылгысыз өлеше. Милли көйләребезне, җырларыбызны уйнарга яратам, алар күңелгә шундый рәхәтлек бирә. Театрда «Полиционер», «Идегәй», «Ядәч. Исемдә. Бер гаилә трагикомедиясе», «Эх, алмагачлары» спектакльләрендә уйныйм. Узган айда «Хыял артыннан» спектаклен куйдык.
Эшем миңа һәрьяклап ошый. Күңелеңә яткан, үзең теләп сайлаган һөнәрең буенча эшләү бәхет бит ул. Уку белән эшне бергә алып бару бераз кыенрак анысы, ләкин, тырышсаң, барысына да өлгереп була.
Без, оркестрантлар, дирижёр белән һәрчак тыгыз бәйләнештә эшлибез. Дирижёр безгә ансамбльдә уйнарга, музыканы тоярга, аның эчтәлеген аңларга ярдәм итә. Музыканың матур, дөрес, тамашачы күңеленә үтеп керә алырдай итеп яңгыравында дирижёрның да, музыкантларның да роле зур. Спектакльдә актёрларның сәхнәдәге эмоцияләрен без музыка аша чагылдырабыз.
Мин заманча экспериментларга каршы түгел, ләкин чамасын белеп кенә яңартырга кирәк. Хәзер акустик инструментлар белән беррәттән электрон инструментлар да кулланыла, төрле музыкаль тәҗрибәләр эшләнә. Әмма көйләрнең асылын саклау, аларның миллилеген югалтмау мөһим.
«БӨТЕН ТОРМЫШЫМ ВИОЛОНЧЕЛЬ БЕЛӘН БӘЙЛЕ»
Наил Гыйльметдинов, виолончельчы, Казанда туып үскән:
– Әти-әнием – музыкантлар, икесе дә консерваторияне (әти – виолончель, әни – фортепиано классын) тәмамлаганнар. Мин кечкенәдән опера театры спектакльләренә йөрдем һәм җырларга бик ярата идем. Музыкага тартылуымны күреп, әти-әнием мине Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе каршындагы Урта махсус музыка мәктәбенә бирде. Шуңа күрә әлеге һөнәрне сайлаячагым балачакта ук билгеле булды. Мәктәптән соң Н.А.Римский-Корсаков исемендәге Санкт-Петербург дәүләт консерваториясендә укыдым, аннары Казан консерваториясенә кире кайтып, аны кызыл дипломга тәмамладым.
Минем бөтен тормышым диярлек виолончель белән бәйле. Моның өчен мине музыка дөньясына алып кергән әти-әниемә һәм укытучыларыма рәхмәтлемен! Театр оркестрында виолончель гармоник нигез һәм бас линиясе ролен үти, ләкин матур соло эпизодлары да була. Миңа теләсә кайсы татар композиторының музыкасын башкару ошый. Һәр композитор индивидуаль, аларның һәркайсының үз музыкаль теле бар. Тинчурин театры репертуарының нигезен татар авторларының әсәрләре тәшкил итә. Музыкаль спектакльләрдә дә халык көйләре күп кулланыла, ә алар, кагыйдә буларак, мелизматикага бай.
Спектакль барышында сәхнәдәге вакыйгаларны күзәтәм. Оркестр – процессның тулы канлы катнашучысы һәм, әлбәттә, актёрларның уйнавы, аларның хис-кичерешләре, ничек кенә булмасын, оркестр яңгырашына йогынты ясый. Мәсәлән, «Полиционер» спектаклендә актёрлар импровизацияли, һәм бу шактый кызык килеп чыга. Оркестр, сәхнәдә барган хәлләргә туры килергә тырышып, җанлырак уйный башлый һәм кайбер очракларда шулай ук импровизация ясый. Бу симбиоз үзенчәлекле мохит тудыра.
Безнең коллективта һәр артистның зур музыкаль тәҗрибәсе бар, шуңа күрә барлык авырлыкларга да әзер торабыз. Әлегә безнең эштә башкарып булмаслык кыенлыклар очрамады. Көнкүреш кыенлыкларыннан шунысын да билгеләп үтәргә мөмкин: кайвакыт яңа проектлар әзерләгәндә көннәр буе эшләргә туры килә – репетиция дисеңме, прогон, концерт яки спектакль. Болар барысы да физик планда көч таләп итә, әмма уңышлы уйналган спектакль яки концерттан соң кичергән ләззәт бөтен авырлыкны оныттыра.
«БИРЕДӘ МИН ҮЗ УРЫНЫМНЫ ТАПТЫМ»
Алмаз Ахунов, баянчы, Казанда туган:
– Әти-әнием миңа балачактан ук музыкага, аеруча гармунга һәм баянга мәхәббәт тәрбияләде, бабам баянда уйнаган, гаиләм аңа кушылып татар халык җырларын җырларга яраткан.
Музыкага мәхәббәт миңа каннан күчкән дисәм дә дөрес булыр, ләкин үземнең дә кызыксыну бар иде. Балалар музыка мәктәбеннән соң, 2014 елда музыка көллиятен, 2018 елда Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясен, 2021 елда магистратураны тәмамладым.
Тинчурин театрына 2012 елда, «Сүнгән йолдызлар» спектакленең премьерасына бер атна кала, контрабасист Рәмис Дәүләтшин чакыруы буенча килдем һәм әлегә кадәр аңа моның өчен рәхмәтлемен.
Коллективка килеп кергәч, мин бөтен труппаның нинди энергетика һәм тырышлык белән эшләвенә сокландым. Бу иҗади тере организмда эшләү һәм яшәү мине бик җәлеп итте, театрда куелган барлык спектакльләрне карый башладым һәм миңа боларның барысы да ошаганын, биредә үз урынымда булуымны аңладым.
«Сүнгән йолдызлар» спектаклен уйнаганда, бик нык дулкынландым. Чөнки болар барысы да минем өчен яңа һәм гадәти булмаган дөнья иде. Сәхнәдә геройлар белән бергә эшләү һәм тамашачы күргәнне башка яктан карау, спектакльдә төп геройлар һәлак булганда моңсу музыка уйнау – барысы да миндә көчле тәэсир калдырды. Мин уйнаган беренче куелыш аншлаг белән узды: анда бертуктаусыз алкышлар, чәчәкләр кабул итү һәм үз хезмәтем өчен рәхмәт сүзләре ишетү миңа бу юнәлешкә баш-аягым белән кереп китәргә ярдәм итте.
Татар спектакльләрендә гармун һәм баян музыканың тирәнлеген һәм асылын яхшырак чагылдыра. Алар – Россиянең һәм Татарстанның халык уен кораллары. Испан музыкасында гитара булган кебек, татар музыкасының моңын нәкъ менә гармун аңлатып бирә. Баян да, гармун да уникаль кораллар, алар шулай ук соло уйнаучы (солирующий) һәм аккомпаниатор (аккомпонирующий) булып та яши ала. Заманча куелышларда да алар шактый еш кулланыла. Барысы да спектакльгә музыка язучы композиторларга бәйле. Электрон музыкага килгәндә, ике инструмент та заманча музыкага яхшы туры килә, моның өчен «Roland» электробаян бар – мин анда уйнарга яратам.
Дирижёр таләп иткәнне тыңлау, аңлау һәм эшләү – безнең беренчел бурыч. Ильяс Камал – үз эшенең профессионалы, оркестрга дирижёрның күрсәтмәләрен һәм теләкләрен үтәргә генә кирәк. Җылы һәм дустанә мөнәсәбәтләр, коллективтагы хезмәттәшеңә ышаныч яхшы нәтиҗәгә нигез булып тора дип саныйм.
Театр оркестрына яшь музыкантбаянчыларны җәлеп итү кирәк. Чөнки һәр нәрсә яңарырга һәм заман белән бергә барырга тиеш. Бу музыкантларга гына түгел, башка өлкәләргә дә кагыла. Минемчә, музыка коралларының киләчәге зур, чөнки алар тамашачыга һәм театр сәнгатен бәяләүчеләргә ошый, ә иң мөһиме алар – халыкныкы.
Ильяс Камал, Тинчурин театры оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижёры, Татарстанның Композиторлар берлеге рәисе:
– Бүгенге көндә оркестрыбызда 18 кеше эшли, барысы да диярлек югары профессиональ музыкаль белемлеләр. Составыбыз чагыштырмача яшь: иң яшь музыкантыбызга – 21, иң өлкәненә 40 яшь. Тинчурин театрына эшкә килгән вакытта монда оркестр юк иде, 6 кешедән торган уен кораллары ансамбле эшли иде. Шуны әкренләп зурайттык, башта 12 кешелек кечкенә оркестр төзедек, шуннан 18 кешелек инде тулы канлы камера оркестры дәрәҗәсенә җиттек. Театр директоры Фәнис Наил улы Мөсәгыйтовка мондый мөмкинлек тудырганы өчен рәхмәтебез чиксез. Әлбәттә, зур чаралар әзерләгәндә, үзебез белән эшләргә тагын да өстәмә музыкантлар чакырып торабыз, саныбыз 30 га җиткән чаклар да булды, ләкин ул даими рәвештә түгел, аерым концерт яки спектакльләрдә генә була. Оркестрга музыкантларны «бөртекләп» җыярга тырышам, күбесен профессиональ һәм кешелеклелек сыйфатларына аерым игътибар итеп, үзем чакыртып алдым. Әлбәттә, киләчәктә дәүләт тарафыннан безгә зураерга мөмкинлек туса – башка оркестрлардагы кебек «тыңлап алу» («прослушивание») практикасы да булачак. Хәзер без үзебезнең оркестрның концерт программалары буенча эш алып барабыз.
Чыганак: idel.top



