tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тинчурин театрының яңа йортында беренче премьера – «Хыял артыннан»
Тинчурин театрының яңа йортында беренче премьера – «Хыял артыннан»

Тинчурин театрының яңа йортында беренче премьера – «Хыял артыннан»

Тарихи вакыйга: Тинчурин театры үзенең яңа бинасында (Татарстан, 1) беренче премьерасын тәкъдим итә! 2025 елның 22,23,24 октябрь көннәрендә сәхнәдә «Хыял артыннан» исемле музыкаль спектакль куелачак.

Мюзикл хыяллар, мәхәббәт һәм дуслык турында. Авылдан Казанга килгән яшь төзүче Хәйдәр, күкне яратучы, йолдызларга гашыйк егет, үз юлын һәм мәхәббәтен табарга тели. Бер көн аңа Мәскәүдән килгән рәссам кыз Чулпан очрый һәм шул мизгелдә аның тормышында яңа йолдыз кабына.

Спектакльдә онытылмас 60 нчы еллар җырлары, дәртле биюләр, җылы юмор һәм йөрәкне тетрәндерерлек драматик мизгелләр бергә үрелә. Бу спектакль һәркемне яшьлек хисләренә кайтарачак.

Автор: Резеда Гобәева

Режиссер: Айдар Җаббаров

Чыганак: mincult.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*