tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тинчуринлылар Кәрим Тинчурин җирләнгән урынга зиярәт кылдылар
Тинчуринлылар Кәрим Тинчурин җирләнгән урынга зиярәт кылдылар

Тинчуринлылар Кәрим Тинчурин җирләнгән урынга зиярәт кылдылар

15 сентябрьдә, бөек драматург, актер һәм режиссер Кәрим Гали улы Тинчуринның туган көне. Быел аның тууына 138 ел тулды. Шул уңайдан Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры коллективы Казанның Архангел зиратында Кәрим ага Тинчурин җирләнгән урынга чәчәкләр салды.

Әлеге традицион чарада театрның директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Наил улы Мөсәгыйтов, Филология фәннәре докторы, әдәбият галиме Әлфәт Мәгьсүмҗан улы Закирҗанов, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Илдар Зиннур улы Хәйруллин, Кәрим Тинчуринның кулга алыну, төрмәдәге документларын архивлардан өйрәнеп, халыкка чыгарган шәхес, хокук белгече Флүр Нуретдин улы Баһаутдинов һәм башка театр вәкилләре катнашты.

Чара Ш.Мәрҗани мәчете имам-хатыйбы Айморат хәзрәтнең Кәрим Тинчурин рухына дога укып, ул күмелгән урынга чәчәкләр салу белән тәмамланды.

Көчле рухлы шәхесебезне искә алу чарасын Татарстанның атказанган артисты Илфак Хафизов алып барды. Сценарий авторы – музей мөдире, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Розалия Чабатова.
https://matbugat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*