Иршат Алмакаев – талантлы рәссам. Аның гаҗәеп җылы буяулар белән сурәтләнгән картиналарына карап сокланмый мөмкин түгел. Бүген алар бик күпләрнең диварларын бизәп, кабатланмас ямь өстәп тора. Милләттәшебезнең иҗаты безне галәм киңлегенә, иксез-чиксез, серле һәм могҗизалы табигать кочагына дәшә сыман.
Иршат Әбдрәшит улы 1963 елның искиткеч матур март аенда, табигать кышкы йокыдан уянган мәлдә Майна районы Яңа Маклауш авылында ун балалы гаиләдә дөньяга килә. Ишле гаиләдә үссәләр дә, алар тормышта үз урыннарын табып, зур дәрәҗәләргә ирешеп, үзара дус-тату, аңлашып яшиләр. Бөек Ватан сугышының утлы юллары аша узган Әбдрәшит аганың кулыннан килмәгән эше булмый. Ул балаларын да кече яшьтән үк төрле һөнәргә өйрәтә. Ә сабыр, тыйнак холыклы Шәмшениса апа ул-кызларына игелек орлыклары салырга, милли һәм дини тәрбия бирергә тырыша.
Хисчән, шигъри җанлы Иршат бала вакыттан ук рус әдипләренең әсәрләренә гашыйк була. А.Пушкин, А.Ахматова, М.Лермонтов һәм А.Блок кебек бөек язучыларның шигырьләрен яттан өйрәнә. Әле бүген дә ул аларны түкми-чәчми сәгатьләр буе сөйли ала.
Иршат абыйда рәсем ясау осталыгы да бик иртә ачыклана.
– Әле телем дә ачылмаган вакытта ук инде кышкы салкын иртәдә тәрәзә төбенә утырып, бозга рәсемнәр төшерә идем. Абый-апаларымның китап һәм дәфтәрләренә рәсемнәр ясаган өчен аз эләкмәде инде,- дип балачак хатирәләре белән уртаклаша рәссам.
Ул егет чагында ук портретлар ясарга хирыс була. Башта китаплар һәм журналларда сурәтләнгән язучылар һәм артистларның күчермәсен иҗат итә, аннары үз авылдашларының портретларын да килешле һәм оста итеп ясап куя башлый.
Кечкенә рәссамга бу сәләт әтисеннән күчкәндер инде, мөгаен. Әбдрәшит ага тирә-якның данлыклы балта остасы буларак авылдашларының капкаларын татар орнаментлары белән матурлый, тәрәзә йөзлекләренә милли бизәкләр ясый. Һәрвакытта да аңа ияреп йөргән улы әлеге үзенчәлекле һәм мавыктыргыч кәсепне тиз үзләштерә һәм бүген дә әле аның нечкәлекләрен онытмаган. Күптән түгел генә Иршат абый туган авылы Яңа Маклаушта мәрхүм әтиләре истәлеге булып челтерәп агып торган чишмә тирәсен әкият геройлары белән матур итеп бизәп куйган.
Иршат абый мәктәптә тырышып, яхшы билгеләргә генә укый.
– Дания апам мине укырга һәм язарга өйрәтте. Ул тәртибемне, көндәлектәге билгеләремне һәрвакыт тикшереп тора иде, рәхмәт аңа!- ди рәссам.
Авыл мәктәбен уңышлы тәмамлап, кулына өлгергәнлек аттестаты алган Иршат абый Ульяновскига юл тота – төзүчеләр әзерләүче техникумга укырга керә. Соңрак югары белем алырга да мөмкинлек таба. Көче һәм дәрте ташып торган егет Литвада һава-десант гаскәрләрендә хезмәт итеп кайта.
Иршат абый нинди генә тармакта эшләсә дә, сынлы сәнгатьтән бер генә көн дә аерылмый. Махсус белеме булмаса да, Аллаһыдан бирелгән сәләтен ташламый. Башта үзенең искиткеч матур рәсемнәре белән туган-тумачаларын, дусларын шатландыра, аннары бу һөнәрне гомерлек кәсеп итә.
– Шулай бервакыт трамвайда барганда танылган художник Ременецны очраттым. Сөйләшә торгач, якыннан танышып киттек. Ул мине буяуларны дөрес итеп сайларга, картиналарны профессиональ дәрәҗәдә ясарга өйрәтте. Соңрак җирле рәссам Радик Чүрә белән хезмәттәшлек итә башладым. Аңардан да күп нәрсәгә өйрәндем,- ди Иршат Әбдрәшит улы.
Авыл баласы булгангадыр инде, Иршат абыйның барлык картиналарында да диярлек авыл тормышы, гүзәл табигать күренешләре сурәтләнгән. Җырда җырланганча, табигатьтә начар һава торышы юк, дигән сүзләр аның рәсемнәрендә дөреслеккә туры килә. Иршат абый елның барлык фасылларын да – салкын кышны да, чәчәкле җәйне дә, ләйсән яңгырлы язны да, мул уңышлы көзне дә матур итеп күрә һәм төсле буяулар аркылы кешеләргә җиткерә белә.
Иршат абый һәрвакыт бөтен көчен һәм тырышлыгын куеп, җан җылысын, күңелен биреп иҗат итәргә ярата.
– Әгәр проблемалар турында уйласаң, эш җайлы гына бармый. Мин бөтен күңелем һәм барлыгым белән, кем әйтмешли, рәсемгә кереп тәмам чумам – көймәгә утырып йөзәм, кошлар сайравын тыңлыйм… Портретларда кешенең холкын да тасвирларга тырышам,- ди рәссам.
Иршат Алмакаевның гаиләсе дә сокланырлык. Иске Бидәнге авылының уңган, киң күңелле, кунакчыл кызы Римманы гомерлек яр итеп сайлавына да утыз алты ел узып киткән.
– Римма – төп терәгем, ярдәмчем, илһамландыручым. Аның аңлавын тойсам гына, эшем уңышлы бара. Фатирыбызның бер бүлмәсен остаханә итеп үзгәртүгә дә каршы килмәде,- ди рәссам.
Иршат һәм Римма Алмакаевлар бүген уллары Илдар, киленнәре Рания һәм балдан татлы оныклары Эльвинаның уңышларына сөенеп яшиләр.
Табигать, гүзәллек кебек үк, картиналар да тормышыбызга кабатланмас ямь өсти. Иршат абыйга тагын әле бик күп кешеләргә бәхетле мизгелләр бүләк итеп яшәргә язсын.
Рузия Хәлимова