tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тирсә мәдәният йортында Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан күркәм кичә узды
Тирсә мәдәният йортында Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан күркәм кичә узды

Тирсә мәдәният йортында Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан күркәм кичә узды

4 нче март көнне Тирсә мәдәният йортында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган «Яулыгым-йөз байлыгым» дип исемләнгән музыкаль кичә үткәрелде, дип хәбәр итә «Тирсә мәдәният йорты».

Кичәдә катнашучылар тарих битләренә күз салып, бүгенгене барладылар, хатын-кыз күрке булган яулыклар турында сөйләштеләр.

Китапханә хезмәткәре “Яулыкларда халык тарихы” исемле күргәзмә белән таныштырды, яулыклар төре, аларның килеп чыгышы турында сөйләде. Тамашачылар бердәм булып табышмак-сорауларга җаваплар бирделәр, биремнәрдә теләп катнаштылар.

Кичә шәльяулыклар турында җырлар белән үрелеп барды. Хатын-кызлар халкыбызның элек-электән яратып җырлана торган “Шәл бәйләдем”, “Ак яулыклы әнием”, “Әннә ги, геннә ги” җырларын зур осталык белән, күңелләргә үтеп керерлек итеп башкардылар.

Мастер-класс карап, хатын-кызлар заманча, матур итеп яулык бәйләү серләренә өйрәнделәр.

Кичә ахырында кәгазьдән «Шәльяулык» ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Бик матур шәльяулыклар килеп чыкты.

Чыганак: agryz-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*