Сез моны көттегез, без дә моны көттек — тагын берничә атнадан дөньякүләм «Татарча диктант» белем бирү акциясе башлана!
14–16 ноябрь көннәрендә Мәскәү вакыты белән 10:00 сәгатьтә бөтен дөнья татар телендә грамоталык дәрәҗәсен тикшерә алачак.
Катнашу форматлары:
• Офлайн — мәктәпләрдә, университетларда, мәдәният үзәкләрендә, китапханәләрдә һәм башка мәйданчыкларда;
• Онлайн — рәсми сайт аша https://diktant.tatar.
Офлайн мәйданчыклар Россия Федерациясе төбәкләрендә, чит илләрдә, Татарстан районнарында һәм Казанным төрле оешмаларында да булдырылачак. Онлайн катнашучылар өчен исә махсус электрон формада диктант язу мөмкинлеге бирелә.
Акциянең туры трансляциясе «ТНВ-Татарстан», «ТНВ-Планета», «Хозур» телеканалларында, «Болгар радиосы»нда, балалар һәм яшьләр өчен «САФ» радиосында, шулай ук акциянең рәсми сайтында алып барылачак.
Чыганак: TATFORUM
• Офлайн — мәктәпләрдә, университетларда, мәдәният үзәкләрендә, китапханәләрдә һәм башка мәйданчыкларда;