tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тиздән «Илһам» бөтенроссия яшь шагыйрьләр һәм язучылар бәйгесе үткәреләчәк
Тиздән «Илһам» бөтенроссия яшь шагыйрьләр һәм язучылар бәйгесе үткәреләчәк

Тиздән «Илһам» бөтенроссия яшь шагыйрьләр һәм язучылар бәйгесе үткәреләчәк

Татарстанда 2025/2026 уку елында «Илһам» бөтенроссия яшь шагыйрьләр һәм язучылар конкурсын үткәрү планлаштырыла. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы проекты коррупциягә каршы экспертиза үтә. Бәйге 2026 елның 9 февраленнән 30 апреленә кадәр оештырылырга тиеш. Анда Россия гомуми белем бирү оешмаларының 5-11 сыйныф укучылары катнаша алачак.

Конкурс ике этаптан торачак:

-читтән торып катнашу – 24 февральдән 5 мартка кадәр;

-килеп катнашу – 16-25 мартта.

Катнашучылар өч яшь категориясенә бүленәчәк: 5-7, 8-9 һәм 10-11 сыйныфлар.

Ярыш татар телендә «Яшь шагыйрь», «Яшь прозачы» һәм «Яшь журналист» номинацияләрендә барлык яшь төркемнәрендә үткәрелә. Шулай ук «Яшь драматург» (8-11 сыйныфлар өчен) һәм «Яшь тәрҗемәче» (10-11 сыйныфлар өчен) номинацияләре дә каралган. Укучыларга барлыгы ике номинациядә катнашырга рөхсәт ителә. Һәр номинациягә аерым гариза җибәрү сорала.

Конкурс республикада дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.

Чыганак: https://belem.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*