tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “ТНВ” каналы дөнья иңли
“ТНВ” каналы дөнья иңли

“ТНВ” каналы дөнья иңли

2012 елның көзендә Ульяновск өлкәсендә “Татарстан-Яңа гасыр” телеканалының филиалы ачылды. Төбәктә эшләп килүче хәбәрчеләр пунктына танылган журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Россия Журналистлар cоюзы әгъзасы Рамис Сафин җитәкчелек итә. Аның белән әңгәмәбез филиалның күпкырлы эшчәнлеге hәм татарлар тормышы турында.

– Рамис Фарукович, Ульяновск өлкәсендә “ТНВ”ның корпункты кайчаннан бирле эшләп килә?

– Бүген дөньяның төрле почмакларында 35 миллион тамашачы караган “Татарстан-Яңа Гасыр” телевидениесе эфирга чыга башлауның беренче көннәреннән үк татар зыялылары, аерым алганда, язучылар чит төбәкләрдә яшәүче татарлар тормышын якыннан торып яктырту өчен каналның милләттәшләребез күпләп яшәгән төрле төбәкләрендә корпунктлар ачу мәсьәләсен күтәреп чыгалар. Ләкин баштагы елларда “Татарстан” телерадиокомпаниясеннән аерылу, аны юридик яктан теркәү, биналарны, студияне, видеоархивларны рәсмиләштереп, Казандагы эшчәнлекне оештыру мәсьәләләре hәм финанс кыенлыклары булу сәбәпле, бу эш hаман кичектерелеп килә.

Шулай да, Татарстанның ул чактагы Президенты Минтимер Шәймиевнең хәер-фатихасы белән 2007 елда беренче филиал Мәскәү шәhәрендә ачыла. Аннары хәбәрчеләр пунктлары Свердловск, Төмән, Оренбург өлкәләрендә, Удмуртия, Башкортстан республикаларында ачылды. Ә 2012 елның 3 сентябрендә безнең Ульяновск өлкәсендә дә филиал эшли башлады. Безнеке башкалардан аермалы буларак, төбәкара статуска ия булды. Чөнки Ульяновск өлкәсе Самара, Пенза, Саратов өлкәләре, Чувашия hәм Мордовия республикалары белән чиктәш булып, нәкъ аларның уртасында урнашкан. Мисал өчен, Самара, Чабаксар, Саранскига Ульяновскидан 240-260 чакрым. Өч сәгатьлек юл бу. Шуңа күрә үзәк итеп Ульяновск алына. Аннан соң безнең төбәктә татарлар саны да 150 меңнән артык. Бу, башкалар белән чагыштырганда, бик зур сан. Монда уздырылучы чараларның күп, татарларның актив булуы, татар авылларының саны берничә дистәдән артып китүе дә үз ролен уйнагандыр.

– Корпункт ачу инициативасы белән кем чыкты hәм ул кемнәр ярдәмендә булдырылды?

– Иң мөhиме – безнең төбәк җитәкчелегенең әлеге башлангычны хуплап чыгуы булгандыр. Ул чакта өлкә Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Андрей Силкин имзасы белән Татарстан җитәкчелегенә хат юлланды. Җавап хаты да озак көттермәде, атна-ун көннән уңай җавап килде. Әзерлек эшләре ике ай дәвам итте: студия ясау өчен урын, кадрлар, телефон, интернет челтәренә тоташу, транспорт, камера, монтаж өстәлләре булдыру кебек эреле-ваклы эшләр башкарылды. Аларны тиз арада хәл итү өчен “ТНВ”ның ул чактагы генераль директоры урынбасары Миләүшә Айтуганова күп көч куйды. Ә студия өчен бүлмәне беренче көннән үк, чын мәгънәсендә, татар җанлы эшмәкәр, Иске Кулаткы егете Рафаил Яфаров тәкъдим итте. Менә инде җиде ел дәвамында бер тиен түләмичә без ул биргән 35 квадрат метрлы бүлмәдә иҗат итәбез. Әгәр акча алса, без ай саен 20 мең сум түләргә тиеш булыр идек, ләкин Рафаил дустыбыз якташларына җиде елдан бирле шундый бүләк эшләп килә. Рәхмәт аңа! Бездә күп сөйләп йөрүче байлар күп, ә андыйлар бик аз.

– Өлкә җитәкчеләре моңа нинди бәя бирделәр?

– Беренчедән, өлкә җитәкчеләре төбәктә тагын бер мәгълүмат чарасы булдыруга үзләре теләктәшлек белдерделәр. Икенчедән, кызганычка каршы, 30 елга якын эфирга чыгып килгән “Чишмә” тапшыруларын соңгы елларда ерак районнарда гомер итүче кан кардәшләребез карый алмый иде. Шуңа күрә авыл районнарында яшәүчеләр Губернатор исеменә үз гозерләрен, үтенечләрен яздылар. Ә “ТНВ” каналы бу бушлыкны тулыландырды, хәзер алар үз өлкәләрендәге хәбәр-яңалыкларны, кем әйтмешли, көне-сәгате белән Казан аша карый башлады. Тагын шунысын да әйтергә кирәк, бу, үз чиратында, төбәктәге социаль киеренкелекне дә киметте бит.

– Сез еш кына башка төбәкләр яңалыкларын да яктыртасыз.

– Алда әйтеп узганымча, безнең филиал ачылганда ук төбәкара булып ачылды. Шуңа күрә безнең юллар Ульяновск өлкәсендә башланып, тирә-күрше төбәкләргә генә түгел, ерак Омск, Кырым, Мәскәү, Түбән Новгород, Санкт-Петербург, Пермь якларына кадәр барып чыга. Бу төбәкләргә баруның сәбәбе, Казанда хәбәрчеләр җитмәгәнлектән, мактану булмасын, байтак төбәк татарлары үзләре үк безне җибәрүләрен сорап хат язалар. Миңа чит төбәкләргә чыгу аеруча ошый. Чөнки Казаннан еракта эшләүче татар автономиясе җитәкчесе буларак, читтә яшәүче татарларның хәлен, аларның проблемаларын якыннан торып беләм. Һәм сюжетны әзерләгәндә дә аларның ничек сулаганын, яшәү рәвешләрен эчтән тоеп эшлим. Казаннан бер-ике көнгә, ә кайчакта хәтта 2-3 сәгатькә генә килеп, аларны борчыган проблемаларның эченә кереп өйрәнеп булмый.

Ни кызганыч, чакырулар булса да, күп вакыт күрше төбәкләргә барып җитеп булмый, анда узучы чаралар безнең караштан читтә калалар. Чөнки үзебездә дә көн саен бик күп матур чаралар уза, кызыклы очрашулар була. Һәрхәлдә, беренче чиратта, без үз төбәгебез хәбәрләрен яктыртырга тырышабыз.

– “ТНВ” хәбәрчесе буларак, нинди проблемаларга еш юлыгасыз?

– “ТНВ”да гына түгел, 30 елдан артык телевидение журналисты булып эшләү дәверендә мине иң борчыган нәрсә – ул халыкның татар телен белмәве. Авылдагылар әле ярыйсы гына аралаша, өлкән буын сөйли. Ә яшьләрдә тел авылларда да бетеп бара. Авылда туган, әле мәктәпкә дә бармаган биш-алты яшьлек сабый рәхәтләндереп русча гына сөйли. Димәк, боларның өендә әби-бабай, әти-әни русча аралаша. Мине тагын бер нәрсә борчуга сала – байтак авылларда балаларга догалар өйрәтәләр, аларны намазга бастыралар… ә татарчага өйрәтмиләр. Мине дөрес аңлагыз, мин дингә каршы түгел, бары тик тел өйрәнү белән дин тоту параллель рәвештә барырга тиеш дип саныйм. Алар бер-берсенә берничек тә комачаулык итмиләр.

– Кемнәргә таянып иҗат итәcез, ярдәмчеләрегез бармы?

– Телевидениедә көндәлек эшне башкару өчен беркемгә дә таянып булмый. Телевидение ул үзе үк күмәк хезмәт. Монда hәркем үз тармагы өчен җаваплы, хәбәрче – текст, сүз өчен, оператор – матур hәм төзек кадрлар өчен, тавыш режиссеры музыкаль бизәлеш, тавышның сыйфаты өчен…

Ә ярдәмчеләргә килгәндә, чит төбәкләргә барган вакытта андагы татар иҗтимагый тормышында кайнаучылар, укытучылар, мәдәният хезмәткәрләре — барысы да булышырга гына торалар. Аллага шөкер, барган җирдә кунакка дәшеп, кич кунарга керергә чакыручылар да бик күп. Безнең халык кунакчыл бит.

– Яшьләр телне белми, дип чаң сугалар. Татар тапшыруларының киләчәге бармы?

– Рухым белән оптимист булсам да, соңгы елларда илебездә милли телләргә карата барган вәзгыять күңелдә шомлы уйлар тудыра. Мондый сәясәт әле hаман да дәвам итә. Эшләр болай барса, тагын 40-50 елдан Тукай теленә “Ясин” чыгарга туры килүе ихтимал… Ләкин Татарстан җитәкчелеге үз мөмкинлекләреннән чыгып, телне саклау буенча зур эш алып бара. Шуларның берсе – безнең канал базасында балалар өчен тәүлек буе эшли торган “Шаян-ТВ” телеканалы ачылу. Авылларга баргач сораштырам, аны караучылар акрын гына булса да арта бара. Бу урында, сүз уңаеннан, шунысын да әйтеп китик – Димитровград шәhәренең Габдулла Тукай исемендәге 22 нче мәктәптә әлеге каналның хәбәрчеләр пунктын ачу эшләре белән йөрибез. Бүген бу уңайдан Казан белән сөйләшүләр алып барабыз.

– Сюжет геройларын нинди принциптан чыгып сайлыйсыз?

– Сез сорауны дөрес бирдегез. Көнгә чыккач безгә телевизор караучылар нинди генә темалар, нинди генe кызыклы hәм гыйбрәтле язмышлы кешеләрне тәкъдим итмиләр. (Димәк, “ТНВ”ны карыйлар!) Шуңа күрә, чыннан да, сайлау мөмкинлеге бар. Ә бу, үз чиратында, сюжетның сыйфатын арттыра, башкаларга үрнәк булырлык байтак гаиләләрне, кызыклы шәхесләрне табарга мөмкинлек бирә. Гаиләләргә килгәндә, беренче чиратта, без күп балалы, катнаш никахлар булмаган, телебезне белүче, гореф-гадәтләребезне саклаучыларга өстенлек бирәбез. Эшмәкәрләр турында сөйләгәндә исә татар иҗтимагый тормышына, мәктәпләргә, мәчетләргә ярдәм итеп яшәүчеләрне башкаларга үрнәк итеп күрсәтергә тырышабыз. Безгә Казаннан да шактый гына күрсәтмәләр бирелә. Менә бер документтан кыска гына өзек укып карагыз әле, “ТНВ” каналы җитәкчелеге чит төбәкләрдәге корпунктларга нәрсәләргә игътибар итәргә куша:

  • “Ана теле” онлайн-мәктәптә белем алучылар. Аларның фикере, уңышлары, онлайнның җитешсезлекләре.
  • Этномәдәни компонентлы уку йортлары, балалар бакчалары, якшәмбе мәктәпләре, мәктәпләрне укыту-методик әсбаплар белән тәэмин итү.
  • Россия төбәкләрендә яшәүче татар яшьләрен “Иннополис”ка эшкә урнаштыру мөмкинлекләре.
  • Татарстан hәм Россия төбәкләре хөкүмәтләре арасында булган килешүләрнең үтәлешен яктырту.
  • Чит төбәктәге татар теле укытучылары hәм ана телендә эшләүче тәрбиячеләрнең Казанда квалификациясен күтәрү.
  • Россия төбәкләрендәге төрки-татар шәhәрләрендә археологик казу эшләре барышын яктырту – Укек (Саратов өлкәсе), Искер (Төмән), Красноярск шәhәpчеге (Әстерхан), Кызыл Сөендек шәhәрчеге, Колмаер, Карсун, Зимница каберлекләре, Акчуриннар йортлары, утарлары, каберлекләре (Ульяновск), Касимов, Сөембикә ханбикә каберлеге, 500 еллык мәчет (Рязань), Курмыш (Түбән Новгород), Маджар (Ставрополь), Кырым, Бай-Балык hәм Каракарум (Монголия).
  • Казанда “Музей татарской миграции” фәнни-тикшеренү үзәге ачылырга тиеш.
  • Россия төбәкләрендә татар иҗтимагый оешмаларын Татарстан грантларын алуга җәлеп итү.

Менә шундый күрсәтмәләр hәр ай саен бирелә. Һәм без шуннан чыгып эш итәбез. Югарыда әйтелгән темаларны яктыртып, hәр корпункт бер айга 14 сюжет әзерләргә тиеш. Горурланып әйтә алам – безнең филиал hәр айны 21-22 cюжет төшерә. Чөнки материаллар да җитәрлек, чаралар да күп уза, матур, күркәм гаиләләр дә шактый. Әлбәттә, аларны эшләгәндә миңа борынгы Сембер төбәгендә 30 еллык эш тәҗрибәм нык ярдәм итә. Шөкер, hәр авылның, hәр районның нинди тормыш белән яшәве, андагы кешеләрнең тормыш-көнкүреше турында якыннан беләм.

Рузия Хәлимова

emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*