tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төбәк тарихын өйрәнүчеләр архивларның ябыклыгына зарланды
Төбәк тарихын өйрәнүчеләр архивларның ябыклыгына зарланды

Төбәк тарихын өйрәнүчеләр архивларның ябыклыгына зарланды

II Бөтенроссия татар авыллары һәм төбәкләрдәге татар тарихын өйрәнүчеләр җыены кысаларында методик семирнар  узды. Төбәк, авыл тарихын язучылар, татар халкының үткәне белән кызыксынучылар өчен бу чара кысаларында төбәк тарихын өйрәнү буенча хезмәтләргә фәнни-методик тәкъдимнәр яңгыратылды.

Гөлназ Латыйпова, “Гасырлар авызы” журналы баш мөхәррире урынбасары, Татарстанның архив хезмәте турында сөйләп китте. Аның сүзләренчә, ул Татарстан Президенты патронажы астында эшли. Аның фондларында бәһасез документлар саклана. Алар төбәк тарихын өйрәнүчеләр өчен бик зур ярдәмлек булырга мөмкин.

Әйтик, Гөлназ Латыйпова сөйләп киткәнчә, архивта 10 мең метрика китабы, мөселманнарга кыгылышлысы 4 мең. Әмма мөселман метрика кенәгәләренең иң зур коллекциясе Башкортстанда саклана икән.

  • Метрика кенәгәләре 4 бүлектән тора: имам хронологик тшртиптә туган балаларны, аның туган көнен, исемен язган. Шулай ук өйләнешү, аерылышу, үлем турындагы мәгълүматлар урын алган. Үлем турындагы мәгълүматлар гомер озынлыгын бәяләргә, үлем сәбәпләре турында мәгълүмат тупларга мөмкинлек бирә, – дип сөйләп китте Гөлназ Латыйпова.

Төбәкчеләргә шулай ук зур ярдәмлек фронт хатлары була ала. Мондыйлар да архивта күп санда саклана. Мәдәни тормышны бәяләүдә афишалар була ала. Мөһим чыганакларның тагын берсе – вакытлы матбугат. Дәүләт архивында төрле вакытларда нәшер ителгән газеталар саклана. Бу да төбәкчеләр өчен зур байлык. Моннан тыш карталар һәм фәнни-техник документлар да архив фондларында җентекләп саклана торган тарихи чыганаклар.

Гөлназ Латыйпова Дәүләт архивы биргән мөмкинлекләрдән – беренчел чыганаклардан актив файдаланырга чакырды.

Әмма җыен делегатлары архив эшчәнлегенә тәнкыйть сүзләре яңгыратты. Архивларның ябыклыгы, кирәкле мәгълүматларны айлар буе ала алмаулар, күрсәтелгән хезмәтләрнең бары тик түләүле генә булуына һәм аларның кыйммәтлегенә зарларын белдерде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*