Казанда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты бинасында төбәкләр тарихын өйрәнүчеләр эшчәнлегенә багышланган Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узды. Анда авыллар тарихын, күренекле шәхесләребезне өйрәнү мәсьәләләрендә, китаплар бастырып чыгаруда башкарылган эшләргә йомгак ясалды, алдагы елга планнар билгеләнде.
Россиядә, шулай ук Казахстан һәм Беларусь республикаларындагы татар төбәкчеләре оешмаларының еллык эшчәнлегенә багышланган конференциядә 2026 елга төп бурычлар да билгеләнде – тикшеренүләрнең географиясен киңәйтү, төбәк тарихы белән кызыксынган яшьләргә ярдәм итү, экспедицияләр эшчәнлеген активлаштыру һәм архив материаллары белән эшләүне камилләштерү.
Галимнәр, төбәк тарихын өйрәнүчеләр, журналистлар һәм җәмәгатьчелек вәкилләре катнашында узган эшлекле җыенны Бөтендөнья татар конгрессының Татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр белән эшләү комитеты җитәкчесе, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура әгъзасы, Татарстанның «Татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте» төбәк иҗтимагый оешмасы Советы рәисе Альберт Борһанов алып барды.
ЭШЛЕКЛЕ ОЧРАШУЛАР ЮНӘЛЕШ БИРӘ
Төбәк тарихын өйрәнүчеләр, юнәлеш һәм, кирәк булганда, киңәш бирүче галим Альберт Борһанов җитәкчелегендә, әйтеп бетергесез мөһим эшләр башкара. 2025 елда төбәк тарихын өйрәнүчеләрнең 17 зур фәнни-гамәли конференциясе, түгәрәк өстәлләр, эшлекле җыеннар, китап тәкъдим итүләр, төрле очрашулар узган. Конференцияләрнең өчесе – Казахстанда, өчесе – Беларусьта, калганнары Россия төбәкләрендә һәм Татарстанда үткән.
«Яңа проектлар да бар. Әйтик, төбәкне өйрәнүчеләр быел Киров Сабан туе кысасында махсус конференция уздырды, алга таба эшлекле җыен Иртыш буе Сабан туе уңаеннан әзерләнә. Бөтенроссия авыл Сабан туе алдыннан да конференция оештырылачак. Аннары Ханты-Мансида фәнни-гамәли җыен булачак. Беларусь Республикасында да эшлекле мәҗлес үткәрергә җыенабыз», – дип сөйләде Альберт Борһанов.
КИТАПЛАР – ЗУР ХЕЗМӘТ НӘТИҖӘСЕ
Төбәк тарихын өйрәнүчеләр ел дәвамында башкарган кайбер хезмәтләре белән таныштырды.
Альберт Борһановның да китаплар әзерләп бастыруда активлыгын билгеләп үтәргә кирәк. Ул бу конференциягә дә фәлсәфәче, тарихчы, Көнчыгышны өйрәнгән галим Эдуард Кульпин-Гобәйдуллин (1939-2015) турында саллы гына китабын алып килгән иде.
Чистай районы Йолдыз авылыннан тарих укытучысы Альмира Шәрифуллина 2-3 ай саен төрле авыл тарихларына бәйле китаплар тәкъдим итеп торулары турында сөйләде. Мәсәлән, «Кызыл Ялан авылы тарихы документларда һәм материалларда», «Талкышым – күңел балкышым: Татар Талкышы авыл җирлеге тарихы документларда һәм материалларда. I том» (авторлары Ф.В.Мәҗитов, А.С. Хафизов), «Сабыйлар. Сугыш. Язмышлар» (А.Шәрифуллина), һәм шулай ук Альберт Борһановның китаплары киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителгән. Хәзер исә шәхесләр турында материалларны өйрәнәләр, Бөек Ватан сугышында катнашучылар, сугыш ветераннары турында китап та әзерләнә. «Соңгы елларда төбәкләрне өйрәнүчеләрнең бергә фикерләшеп эшләве – үзе бер үрнәк. Шушындый очрашулардан рухланып, яңа фикерләр туплап, планнар корып кайтабыз. Әгәр Альберт Борһанов җитәкчелегендә үзара ярдәмләшеп эш алып бармасак, бүгенге дәрәҗәгә һәм нәтиҗәләргә ирешмәс, китапларыбыз да чыкмас иде», – диде ул.
Түбән Новгород өлкәсенең Кызыл Октябрь районы имамы Харис Исмәгыйлов та соңгы 3 елда төбәк тарихын өйрәнүчеләрнең эше алга китүен искәртте. «Төбәк тарихын өйрәнүчеләр хәрәкәте көчәйде. Тәҗрибә уртаклашып, киңәшеп, үзара дустанә мөнәсәбәттә эшлибез, конференцияләр, түгәрәк өстәлләр үткәрәбез», – диде хәзрәт. Авыл тарихына багышланган китап дөнья күргән инде. Харис хәзрәт хәзер Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлары турында хезмәт язуы турында хәбәр итте.
Балык Бистәсе районының Яңа Сала авылында яшәүче язучы, тарих фәннәре кандидаты Нурулла Гариф – аеруча актив эшли торган төбәкчеләрнең берсе. Аның хезмәтләре бер-бер артлы дөнья күрә. Таулар авылы тарихына багышланганы быел китап укучылар кулына килеп ирешкән иде. Хәзер галим аның икенче китабын эшләү белән мәшгуль. «Авыл халкы заманында чукындырылган булган. Бу – бик гыйбрәтле вакыйгалар», – диде ул. Тарихчы «Тәберде Чаллысы авылына сәяхәт» дигән китабын да бастырып өлгергән. Аның да икенчесе әзер икән инде. «Кызыл Йолдыз районы тарихы» китабы да күп мәгълүматлы һәм саллы. Бу район 1959 елга кадәр булган, аннары, аны бетереп, бер өлешен – Балык Бистәсенә, икенчесен Мамадышка кушканнар. Унбиш китап язарлык архивы сакланган. Кама Тамагы районына кергән Балтач авылы турында да ике китап дөнья күргән.«Әле бу якларда тарихи, тирәнгә төшеп язылган хезмәт юк иде. Хәзер кемдер язарга уйлый икән, шул яклардагы сакланган фондлардан файдаланырга мөмкин», – ди Нурулла Гариф. Ул төрле җыеннарда катнашу, Россия төбәкләренә һәм башка илләргә бару тарихны өйрәнүчеләр өчен бик тә файдалы булуына басым ясады.
Балык Бистәсе районы Югары Тегермәнлек авылыннан тарих укытучысы Илфар Габдрахманов та Альберт Борһановка рәхмәтле булуын әйтте. «Ул безне авылларыбыз тарихын өйрәнүгә рухландыра, эшчәнлегебезгә дөрес юнәлеш бирә. Төбәкчеләрне туплаган утырышлар, конференцияләр алга таба да уңай нәтиҗәсен бирәчәк әле», – диде ул.
Илфар Габдрахманов мәктәп музее белән дә җитәкчелек итә. Аның элеккеге документларга нигезләнеп язылган 100гә якын мәкаләсе, 5 китабы басылып чыккан. Алтынчысы журналист һәм шагыйрь Вазыйх Фатыйхов белән бергә язылган.
Кайбыч районының Хуҗахәсән авылында яшәүче Вячеслав Данилов тарихны архивларда казынып өйрәнә. Аның авыл тарихына, бу җирлекнең күренекле шәхесләренә багышланган тәүге хезмәте чыкканнан соң, күп тә үтми икенче, өченче китаплары да укучылар кулына барып ирешә. Өченче китабында ул Тау ягы турында язган (Идел буе Болгар дәүләте чорында Тау ягы дип аталган җирләр хакында сүз бара). «Галимнәр тарафыннан бу якларның тарихы аз өйрәнелгән. Андагы шәхесләрне саный башласаң, Чүпрәле районында гына да ике-өч китап язарлык мәгълүмат тупларга мөмкин. Тау ягын да яхшылап өйрәник әле», – дип мөрәҗәгать итте Вячеслав Данилов.
ЯШЬЛӘР ТАРИХ БЕЛӘН КЫЗЫКСЫНА
Конференциядә яшь тарихчыларны тәрбияләү мәсьәләсе күтәрелде. Альмира Шәрифуллина Чистай районының һәр авылында, мәктәптә яшьләрнең тарихи эзләнүләр алып баруы, төрле конкурсларда катнашып, җиңүләр яулавы турында сөйләде. Каргалы гимназиясе җитәкчелеге Бөтендөнья татар конрессы ярдәме белән мәктәп укучылары катнашында каһарман якташларының исемнәрен мәңгеләштерүгә багышланган конференция үткәргән. «Бу җыен төбәк, милләт тарихын өйрәнү эшләренә яшьләрне җәлеп итүнең әһәмияте зур икәнен тагын бер кабат раслады. Алар тарихи хәтерне саклауның мөһимлеген аңларга, архив материаллары белән эш итә белергә тиеш. Алга таба да шушы юнәлештәге эшчәнлекне дәвам итәчәкбез», – дип белдерде Альмира Шәрифуллина.
Илфар Габдрахманов та, яшьләрдә җирлек тарихына кызыксыну уяту – төбәк тарихын өйрәнүчеләрнең бурычы, дип искәртте.
Мәсәлән, Югары Тегермәнлек музеенда балалар белән эшләүгә зур игътибар бирелә. Музейда экскурсияләр, очрашулар оештырыла. Илфар Габдрахманов соңгы елларда улы Әмир белән гыйльми җыеннарга йөрүе, конкурсларда катнашуы, призлы урыннар яулавы турында сөйләде. Быел Әмир Габдрахманов ТР Архив эше буенча дәүләт комитеты уздыра торган «Минем шәҗәрәм» республика конкурсында 3 нче урын алган.
Саба районы Юлбат авылында гомер итүче Татарстанның атказанган укытучысы Илдар Сафинны да яшьләр белән эшләүдә үрнәк итеп куярга кирәк. Ул оныгын тарих белән кызыксындыра алган. Ветеран укытучы конференциягә Казанның 169 нчы мәктәбендә укый торган оныгы Ринат белән килгән иде. Ул бабасының әтисе Фәтхулла Сафин белән әнисе Оркыя Якупова һәм башка туганнарының Бөек Җиңүгә нинди өлеш керткәннәрен өйрәнгән. Конференциядә ул татарча матур итеп шушы юнәлештә кайсы чыганакларга таянуы, нинди фактларны ачыклавы турында сөйләде.
ХӘТЕР САГЫНДА – МУЗЕЙЛАР
Чыннан да, музейлар милләтләрнең буыннар тарихын, хәтерен сакларга ярдәм итә. Шуңа күрә төбәкчеләр арасында башкаларга үрнәк итәрдәй экспозицияләр корып, хәтер мәгарәсен булдыручылар күп. Әйтик, Нурулла Гариф, әтисенең ике катлы йортын тергезеп, шунда музей ясаган. «Музейда бабамнарның яшәешенә кагылышлы көнкүреш ядкәрләре, эш кораллары, археологик борынгы артефактлар, Идел буе Болгар ханлыгы, Алтын Урда дәүләте һәм Казан ханлыгы чорларына караган истәлекләрне күрергә мөмкин. Шулай ук 30 дан артык шәмаил тупланды. Казанда шәмаилләр музеен булдырырга кирәк дип уйлыйм», – дип тәкъдим итте галим.
Илдар Сафин бабасы нигезендә борынгы истәлекләрне, көнкүреш әйберләре, игенчелек эш коралларын туплап, «Крестьян өе» музеен ачкан. Анда районның мәктәп укучылары еш кунак була.
Илфар Габдрахманов исә Югары Тегермәнлек авылында 1975 елның 9 маенда ачылган музейның тарихы гвардия кече сержанты, 1944 елның 23 июнендә сугыш кырында Матросов батырлыгын кабатлаган Барый Шәвәлиев белән бәйле булуын искәртте. Хәзер мәктәп музеенда каһарман якташларга багышланган бай материал тупланган. Шушы экспозицияләр арасында Барый Шәвәлиевкә һәм дә Бөек Ватан сугышына багышланганы зур урын алып тора. Материалларның күбесе архивтан алынган. Күптән түгел авыл мәктәбендә «Әдәби-мәдәни музей» ачуга да ирешкәннәр. Бу уку йортының милли мәгариф буенча төбәк тарихы белән бәйле проектта катнашуы нәтиҗәсендә мөмкин булган. Музей авыл мәктәбен тәмамлаган шәхесләргә багышланган.
Сөембикә Кашапова.
Чыганак: https://beznenmiras.ru