Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан татар халкының каһарман шәхесләре истәлеген мәңгеләштерү буенча актив эш алып барыла. Шул рәвешле, шәхесләребезгә бюстлар, һәйкәлләр, элмә такталар урнаштырыла. Быел да XIV нче Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының Пленар утырышы барышында төбәк татар иҗтимагый оешма җитәкчеләренә каһарман шәхесләргә бюст сертификатлары тапшырылды. Аларны Татарстан Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев тапшырды.
Габдулла Тукайның 140 еллыгына бюст сертификаты Татарстан Республикасының Түбән Новгород өлкәсендәге сәүдә-икътисадый вәкиле, Түбән Новгород өлкәсе Төбәк татар милли-мәдәни мохтариятенең Башкарма директоры Тимур Наил улы Шәрәфетдиновка бирелде.Бюст Түбән Новгород өлкәсенең Сергач шәһәрендә куелачак.
Шулай ук, Габдулла Тукайның 140 еллыгына бюст сертификаты Чиләбе өлкәсе Коншак районы Бәгрәк Тамак авылының татар мәдәниятен, гореф-гадәтләрен һәм телен саклау һәм үстерү буенча җирле иҗтимагый җәмгыяте рәисе Эльза Рәхимҗан кызы Газизовага ташырылды. Бюст Чиләбе өлкәсенең Бәгрәк Тамак авылында куелачак.
Муса Җәлилнең 120 еллыгына бюст сертификаты Донецк шәһәре җирле татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе, Донецк Халык республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Рәшит Җиһанша улы Брагинга бирелде. Ул Донецк шәһәрендә урын алачак.
Шулай ук, Муса Җәлилнең 120 еллыгына бюст сертификаты Омск өлкәсе Төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Радик Миңнегали улы Миңнехановка тапшырылды. Бюст Омск шәһәрендә куелачак.