Россия өлкәләре Федераль Сабан туйлары үткәрергә теләп, чиратка тезелә башлаган.
ТР Премьер – министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев сүзләренчә,Россия төбәкләрендә Сабан туйлары үткәрү зур мәртәбә санала.
“Хәзер хәтта Федераль Сабан туен уздыру өчен чиратка баса башладылар”, – ди Васил әфәнде.
Быел Федераль күләмендә милли бәйрәм Мәскәү, 2021 елда Нижневартовск, 2022 елда Димитровград, 2023 елда Кузбасста узачак.