«Сузге» татар ансамбле Тобольскның 15 нче мәктәбендә оешкан. Ансамбльдә 8 кеше исәпләнә. Егетләр һәм кызлар инглиз, француз телләрендә тамашалар күрсәтә, халыкара бәйгеләрдә катнашып җиңүләр яулый.
Ансамбльнең җитәкчесе – Начия Хәкимова. Төмәндәге «Аргументы и Факты» басмасына биргән интервьюсында: «Беренче елларда балалар белән дәрестән соң һәм каникуллар, ялларда җыелып шөгыльләнә идек. Башта балаларга авыррак булды, хәзер үзләре кызысынып өйрәнә.Җырларның сүзләрен дә тизрәк отып алалар. Көндәлек тормышта әти-әниләре белән татарча сөйләшмәгән балаларның татарча текстларның мәгънәсенә төшенеп өйрәнергә омтылулары сөендерә», – дип белдергән. «Сузге» ансамблендә дуэт,трио, квартет оешкан, балалар үзләре дә җырлый.