2018 елның 25 октябрендә Тобольск шәһәренең Себер-татар мәдәнияте үзәге оешуына 30-ел тула. Бу уңайдан 26 октябрь көнне Үзәкнең актлар залында тантаналы чара узачак.
Тобольск шәһәр Халык депутатлары Советы карары (25.10.1988) белән шәһәр мәдәният бүлегендә “Ял” үзәге барлыкка килә.
Себер-татар мәдәнияте үзәге татар милли мәдәниятен, традицияләрен торгызу һәм саклауга, себер татарлары мәдәни мирасын популярлаштыруга саллы өлеш кертә.