Бүген, 29 август, Тобольск өлкәсеннән “Яшьлегемә сәяхәт” ансамбле Бөтендөнья татар конгрессына кунакка килде. Чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров катнашты. Шулай ук кунакларны «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова сәламләде
“Бөтендөнья татар конгрессы ярдәмендә тегелгән күлмәкләрнең куанычын күрергә язсын. Килүегез өчен зур рәхмәт”-, диде кадерле кунакларга Данис Шакиров.
Ансамбль Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлеге белән танышты. Аларга истәлекле бүләкләр, китаплар тапшырылды.