2026 елның 5 апрелендә Тольяттиның “Автоград” мәдәният үзәгендә “Язлар моңы” унынчы шәһәр үзешчән халык иҗаты фестиваленең гала-концерты һәм “Идел” татар җыры ансамбленең 20 еллыгы узачак.
2026 елда фестиваль Тольятти шәһәрендә татарларның шәһәр милли-мәдәни автономиясе оешуга 25 ел тулуга әзерлек кысаларында уздырыла.
Әлеге фестивальне үткәрү традициягә әйләнде. Ул елдан-ел күбрәк катнашучыларны җыя.
Фестиваль татар халкының туган телен һәм милли җырларын саклау һәм аларны киләчәк буыннарга тапшыру максатында оештырыла.