tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төмән галимнәр династиясенә нигез салучы
Төмән галимнәр династиясенә нигез салучы

Төмән галимнәр династиясенә нигез салучы

1905 елның 1 июнендә Төмәндә педагог-мәгърифәтче, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Фатыйма Гали-Әкбәрова туа.

Тубыллыларга һәм төмәнлеләргә яхшы таныш укытучылар һәм галимнәр династиясенә нигез салучы Фатыйма Гайнанетдин кызы (1905-1996 еллар) Себернең татар хатын-кызлары арасында беренчеләрдән булып патриархаль әхлакның хурлыклы тыюларына каршы чыга, җәмгыятьтә үзенең билгеләнүен аңлый, вакыт узу белән чын-чынлап сокландыргыч нәтиҗәләргә ирешеп, педагогик иҗатка тартыла. Педагог биографиясе аның тормыш юлы кызыклы һәм гыйбрәтле булуын раслый.

Төмән кызы Фатыйма балачактан белемгә тартыла. Мөселман мәктәбен тәмамлаганнан соң, ул ата-аналар ризалыгы һәм рус укытучысы М.П.Палкина ярдәме белән җирле хатын-кызлар гимназиясенә укырга керә. Уку еллары фаҗигале нәтиҗәләр белән тәмамланган бөтендөнья һәм гражданнар сугышы вакытына туры килә. Совет хакимияте чорында гимназияне икенче дәрәҗәдәге хезмәт мәктәбенә әйләндерәләр, Фатыйма аны Мактау грамотасы белән тәмамлый.

Совет властеның беренче елларында рус булмаган халык өчен мәктәп белемен оештыруның мөһим проблемаларының берсе – рус теленә өйрәтү. 1924 елда Фатыйманы укытучылар курсларын тәмамлаганнан соң, мөселман балалар йорты тәрбиячесе һәм Төмән өлкәсе Турай милли мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы итеп билгелиләр.

Бу елларда гарәп графикасыннан латиницага, латиницадан кириллицага күчү була. Телләрне укыту авырга туры килә. Мәктәп күп вакыт таләп итсә дә, яшь укытучы Турай, Ямбай һәм Каскара авылларында эшләүче татар хатын-кызларының грамоталылыгын арттыру белән шөгыльләнә, яшьләрне үзешчән сәнгатькә җәлеп итә. Барлык файдалы башлангычларда да аны тормыш иптәше Хәким Гафиятулла улы хуплый.

Авылда һөнәри һәм иҗтимагый эшчәнлек тәҗрибәсе алып Фатыйма белән Хәким Төмәнгә кайталар. Ирен округ партиясенә эшкә күчерәләр, Фатыйма шәһәрнең 3 нче татар-башкорт мәктәбенә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып урнаша. Биредә Казан, Свердловск, Уфада югары белем алучылар хезмәт итә. Алар яшь укытучылар белән педагогик осталыкның нечкәлекләрен бүлешәләр. Фатыйма, хезмәттәшләренең тәҗрибәсе белән уртаклашып, дәресләр һәм класстан тыш эш формалары, эчтәлеген төрлеләндерә, балаларның сәнгатьчә фикерләвен үстерә, аларны әдәби кичәләрдә катнашырга чакыра.

Әле утыз яше дә тулмаган Фатыйма Гайнанетдин кызы бик авыр югалту кичерә: ире кинәт вафат була, ике кечкенә бала белән кала. Тиздән гаиләгә тагын бер бәла килә: Фатыйманың әтисе, элекке сәүдәгәр, халык дошманы дип танылып, һәлак була. Ул чирек гасырдан соң реабилитацияләнгән. Яшь хатын кырыс язмыш сукмагыннан кыю рәвештә алга бара, балаларны укытуын дәвам итә һәм үзе дә бертуктаусыз укый, Төмән укытучылар институтының читтән торып уку бүлеген тәмамлый. Аңа Омск һәм Төмән өлкәләренең милли мәктәпләре өчен квалификацияле белгечләр әзерләүне ышанып тапшыралар.

Фатыйма Гайнанетдин кызы татар мәктәпләре өчен педагогик кадрлар әзерләү эшенә зур өлеш кертә. Бөек Ватан сугышы чорында һәм аннан соң Гали-Әкбәрова Тубыл татар педагогия училищесында рус теле укытучысы булып та эшли һәм 50 нче балалар йортының укыту бүлеген дә җитәкли. Әле 1928 елда ук Тубыл педагогия техникумы базасында милли бүлек ачыла, анда милли мәктәпләр өчен башлангыч сыйныф укытучыларын әзерләү алып барыла. Бүлек татар педагогия училищесына әверелә.

Гали-Әкбәрованың тормыш һәм иҗатының яңа этабы югары педагогик мәктәптә үтә.1953-1954 уку елында, дәүләт өчен әһәмиятле социаль заказны үтәп, Тубыл пединститутында филология факультетының яңа ачылган рус-татар бүлегендә укытучыларны әзерли башлыйлар. Фатыйма, зур педагогик тәҗрибә туплаган белемле белгеч буларак, методист һәм мәктәп практикасы җитәкчесе итеп билгеләнә.

Сугыштан соң институтта ике факультет һәм сигез кафедра эшли. Ике дистә елга якын Фатыйма Гайнанетдин кызы рус теле һәм әдәбиятыннан укыта, методист була. Инде өлкән яшьтә Төмән дәүләт педагогия институтын тәмамлый.

1956-1961 елларда Тубыл педагогия институтының рус-татар бүлегендә хәзерге вакытта педагогик хезмәт ветераны, РФнең атказанган укытучысы Рәшидә Бакиева белем ала. Ул: «Студент еллары иң яхшы тормыш чоры булды! Азат Сәгыйтов, курсташым һәм уку буенча иптәшем, үзенең ачыклыгы, ихласлыгы, хис-тойгылары белән истә калды. Ул бик матур җырлый, үзешчән сәнгатьтә катнаша, яхшы укый, рус теле һәм шигъриятен яратучылар түгәрәгенә йөри, аны бөтен өлкәгә танылган педагоглар династиясенә нигез салучы Фатыйма Гали-Әкбәрова алып бара. Студент чагында ук Азат Сәгыйтов язганнар 1957-1963 елларда Тубыл шәһәрендә чыккан «Ленин юлы» татар газетасында басыла башлый. 1961 елда аны, талантлы студентны, «Ленин юлы» өлкә татар газетасы редакциясенә хәбәрче итеп эшкә алалар. 1990 елда Төмәндә «Яңарыш» өлкә газетасын ачканнан соң кирәк булган журналистлык осталыгы менә кайдан башлана!» – дип искә ала.

Фатыйма Гали-Әкбәрова Төмән өлкәсе укытучыларның белемен күтәрү институты эшендә актив катнаша, татар мәктәпләре укытучылары һәм җитәкчеләренең семинар-киңәшмәләрендә методиканың актуаль проблемалары буенча докладлар белән чыгыш ясый. «Тубыл педагогия институты – милли кадрлар хәзинәсе» мәкаләсендә Гали-Әкбәрова татар мәктәпләре укытучыларын әзерләүнең эчтәлекле тәҗрибәсен системалаштырды һәм гомумиләштерде, чыгарылыш сыйныф укучыларының тормышларын күзәтте.

Фатыйма Гайнанетдин кызының педагогик осталыгын балалары һәм оныклары да мирас итеп алган һәм баеткан. Ике кызлары: Равилә һәм Тәнзилә, югары белем алып, рус телен татар мәктәбендә укыту методикасын камилләштерәләр. Оныклары, оныкчыклары педагоглар – профессорлар, фән кандидатлары.

Фатыйма Гайнанетдин кызы үзенең бөтен гомерен халыкка белем бирүгә багышлады һәм ул укучылары күңелендә югары әхлаклы педагог, тәрбияче, юмарт күңелле һәм олы йөрәкле кеше буларак истә калды. “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәт өчен” медале белән билгеләп үтелде, “Халык мәгарифе отличнигы” күкрәк билгесе белән бүләкләнде.

Шушы көннәрдә 115 еллыгын билгеләп үтүче Фатыйма Гайнанетдин кызы Гали-Әкбәрованың исеме замандашларының истәлекләрендә, Якуб Зәнкиев, Люция Хәбибуллина, Изил Гарифуллин, Хәбибулла Якин, Әдип Гарифханов, Клим Садыйковның һ. б. китапларында мәңгеләштерелгән.

PS. Автор материаллар белән ярдәм иткәннәре өчен Таһир Латфуллинга, Неля Фәйзуллинага (Ямбай музее), Равилә Кутумовага (Тубылның 15 нче мәктәбе музее), педагогик хезмәт ветераннары Люция Хәбибуллинага, Әдип Гарифхановка рәхмәт белдерә.

Хәнисә АЛИШИНА, Төмән шәһәре.
(Гөлнур В
ӘЛИЕВА тәрҗемәсе).

http://yanarish72.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*