Төмән өлкәсе парламентында махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләрендәге балаларны якынлашып килүче яңа ел белән тәбрикләделәр. Парламент вәкилләре Төмән өлкәсенең төрле районнарыннан килгән 80нән артык балага яңамел шатлыгын бүләк итте.
Төмән өлкә Думасы рәисе Фоат Сәйфетдинов, вице-спикерлар Галина Резяпова һәм Владимир Нефедьев, депутатлар Инна Лосева, Тамара Казанцева һәм Александр Зеленский Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән бергә балаларга җылы сүзләр белән бүләкләр тапшырды.
“Сезнең якыннарыгыз – намуслы, Ватанга хезмәт итәргә һәм үз илен, үз гаиләсен якларга карар кылган кыю кешеләр. Сез-аларның дәвамы, аларның таянычы һәм өмете. Мин сезнең игелекле, намуслы һәм гадел булып үсүегезне, сезнең белән һәрвакыт горурлануларын телим”, – дип тәбрикләде балаларны Фоат Сәйфетдинов.
Ул шулай ук балаларның уңышларын Төмән өлкә Думасы Рәисенең Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтте. Ул барысына да изге теләкләренең тормышка ашуын, тугры дуслар, укуда, иҗатта һәм спортта уңышлар теләде.
Фото: Төмән өлкә думасы