Тубыл шәһәре себер татар мәдәният үзәгендә Төмән өлкәсендәге Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле Ринат Насыйров өлкә иҗтимагый оешмаларның җитәкчеләре, хезмәткәрләре белән 2021 нче елга планнар һәм перспективалар темага җыелыш үткәрде.
Чарада аның ярдәмчесе Зилә Юсупова, өлкә себертатар милли мәдәни автономиясе рәисе Фәүзия Марганова, “Яшь буын” Төмән өлкә яшьләр иҗтимагый оешма рәисе Фәрит Корманов, “Татледи” Төмән шәһәренең хатын-кызлар клубы вәкиле Ләйсән Усманова, Тубыл шәһәре иҗтимагый палатасының милләтләр мәсъәләре буенча комиссия рәисе Альберт Апсатаров, “Мирас” региональ татар иҗтимагый оешмасы рәисе Луиза Шәмсетдинова, Уват районы, Өге авыл җирлеге башлыгы Нурулла Бахметов, Тубыл шәһәре себер татарлары автономиясе рәисе Зәйтүнә Тычинских, Тубыл шәһәре себер татар мәдәният үзәге җитәкчесе Гөлсинә Ташкеева катнаштылар.
Ринат Насыйров җыелышта катнашучыларны сәламләп, 2021 нче елны халкыбыз яраткан милли бәйрәмебез Сабантуен, “Түгәрәк уен”, “Искер җыен”ны, татар теле һәм әдәбият укытучылары бәйгесен, этномәдәни мәктәп укучылары катнашында үткәрелгән “Сыерчык” конкурсларын югары дәрәҗәдә үткерү кирәклеге турында сөйләде. Ул оешкан төстә узган фәнни –практик конференцияләр “Сөләйманов укулары”, “Зәнкиев укулары”н яңадан кайтару кирәклеге турында да тукталды. Телебезне, динебезне, гореф-гадәтләребезне, мәдәниятебезне саклаган, тамашачыларны кызыксындырган чараларда катнашырга әзер булганын белдереп, милли мәдәни чараларны үткәрүдә матди ярдәм күрсәтергә бер миллион акча да хастәрләнде диде. Ринат Насыйров: “Мисалга, “Искер -җыен”ны үткәрүдә аерым фольклор мәйданын булдыралар икән, без читтә калмыйбыз, катнашабыз, призлар алырга да ярдәм итәбез. Һәр чараны оештыру комитетын булдырып, бердәмлектә эшләргә кирәк. Быел планыбызда туган якны өйрәнү корылтаен оештыру, “Татар кызы” бәйгесенең финалы да Төмән шәһәрендә үткереләчәк,”-дип фикерләре белән уртаклашты.
Тарих фәннәре кандидаты, Тубыл шәһәре себер татарлары автономиясе рәисе Зәйтүнә Тычинских Төмән, Тубыл шәһәрләрендә, Искердә музей комплексларын булдыру турында проектларның әзерлеге, Бөтендөнья татар конгрессы белән килешү имзалары куелганы турында сөйләде. “Искер җыен” фестивален оештыручы, Искердә музей булдырган, мәчетне төзетүдә бөтен көчен, күңелен биреп эшләгән региональ татар иҗтимагый оешмасы “Мирас” рәисе Луиза Шәмсетдинова бу проектлар дөньякүләм танылганы, уңышлары, проблемлары, борчылулары турында сөйләде. Өлкә себер татар автономиясе җитәкчесе Фәүзия Марганова чаралар себер татар телендә алып барылмаганы, себертатар телен өйрәнүгә игътибарны көчәйтү турында фикерләрен җиткерде.
“Яшь буын” оешмасы рәисе Фәрит Корманов Казанда август аенда үткәреләчәк себертатар мәдәнияте көннәренә әзерлек кирәклеге турында тукталды. Катнашучыларны бердәмлеккә чакырды. Һәрвакыт кунакларны җылы каршы алган, татарлыгыбызны саклап татар телендә мәдәни чаралар оештырган себер татар мәдәният үзәге җитәкчесе Гөлсинә Ташкеевага рәхмәтләрен әйтте. Тубыл шәһәре иҗтимагый палатасының милләтләр мәсъәләре буенча комиссия рәисе Альберт Апсатаров Ханты-Мансийск шәһәрендә туса да, туган ягының традицияләрен, себертатар телен белгәнен, ә күңеле белән татар булганын әйтеп җыелышта катнашучыларны бердәмлеккә чакырды. Төрле милләт диаспоралары белән эшләгән якташыбыз татар һәм себертатарларын берләштергән чара үткәрү кирәклеген тәкъдим итте. Өге авыл җирлеге башлыгы Нурулла Бахметов:”Безнең районда 12 авыл җирлеге. Аларның арасында Өге-бер генә татар авыл җирлеге булса да, без Сабантуен да үткәрәбез, мәчет тә төзекләнерелде, китапханәбездә татар китапларын да булдырдык. Мин татар мөһитендә үсмәдем. Без укыган мәктәптә, минем класста татарлардан бер үзем идем. Өгедә 20 ел эшләгән чорымда себер татар телен өйрәндем, татар телен дә үзләштердем. Без бер –беребезне тулыландырып, бердәмлектә яшәргә тиешбез. Татар телен саклауда күп эш башкарган яшьләребезгә ярдәм күрсәтик. Сабыр булырга кирәк. Безнең бабаларыбыз әйткән:”Сабыр төбе-сары алтын,”-дип, җыелышта катнашучыларны бердәмлеккә чакырды.
Халкыбызның тарихи-мәдәни мирасын, гореф-гадәтләребезне саклап калырга тырышкан якташларыбыз арасында “Татледи” клуб оешмасыннан Ләйсән Ниязованың чыгышы да әһәмиятле булды. Ул әтисе себер татары, әнисе Казан татары булган гаиләдә үскән, ике телне дә белгән якташыбыз татарлыкны, татар телен саклап калырга чакырды. Төмәндә “Мин Әни” бәйгесен үткәрүгә әзерлек барганын белдерде, катнашырга теләкләре булганнарны чакырды.
Җир шарында яшәүче халык 6 меңнән артык телләрдә сөйләшәләр. Татар теле дөньядагы иң дә танылган 14 телнең берсе булып санала. Моны күздә тотып Тубылның себер татар мәдәният үзәге традицияләрне югалтмыйча, кунакларны югары дәрәҗәдә каршы алып, киләчәк буын турында уйлап эшен алга таба алып бара. Бу язманы тарих фәннәр кандидаты, себер татарларының тарихын өйрәнүче галимә Зәйтүнә Тычинскихның сүзләре белән тәмамлыйм. ”Бер-беребезгә каршы килмик. Без үзебез теләгән телдә сөйләшә алабыз. Себертатар теленең нигезендә дә татар теле булганын онытмыйк. Планнарыбызга керткән чараларны да бердәмлектә, дуслыкта, үткәрергә язсын”.
Римма Умитбаева
Тубыл шәһәре