Ел саен туган тел укытучыларыбыз төбәкара ярышларда призлы урыннар алып кайталар. Өлкәбездәге мөгаллимнәр белән чын-чынлап горурланырлык мөмкинлегебез бар. Әле март ае ахырында гына Казан шәһәрендә татар, рус, мари, мордва, удмурт, чуваш теле укытучылары бөтенроссия “Туган тел” конкурсында көч сынаштылар. Анда өлкәбез данын Вагай районының Юрмы урта мәктәбе башлангыч класслар һәм татар теле, әдәбияты укытучысы Динара Нуруллина яклады. 29 ел эш стажы булган тәҗрибәле педагог барысыннан да яхшырак дәрес, мастер-класс күрсәтеп, 1 урын алып кайтты.
“Туган тел” укытучыларының дәрәҗәсен күтәрүне, аларның педагогик тәҗрибәсе һәм профессиональ осталыгы белән башкаларны да таныштыруны максат итеп куйган ярыш татар теле һәм әдәбиятын үстерүне саклау, яклауны да күз алдында тота.
Укытучының бәйгедә катнашуы турында гариза, белешмә: укытучының соңгы 3 ел эчендәге педагогик эшчәнлегенә шәһәр (район) мәгариф бүлеге тарафыннан бирелгән бәяләмә, “Минем педагогик осталыгым” дигән темага эссе, “Портфолио сәхифәләре”: дәрес эшкәртмәсе, мәкаләләр, тәрбия эше материаллары күчермәсе; расланган авторлык программалары, укыту-методик комплектлар, дәреслекләр, өлкә һәм Россия күләмендә үткәрелгән бәйгеләрнең диплом күчермәләре һәм башкаларны Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгына тапшырганнан соң, алар жюри тарафыннан тикшерелә, иң күп балл җыйган укытучылар сайлап алына һәм аларга чакыру җибәрелә.
Өлкә мәгариф һәм фән департаменты, ТОГИРРО, Татарстан Республикасы мәгариф министрлыгы дипломнарына ия булган Динара Шамил кызы әлеге чакыруга лаек була. Ә бу конкурста катнашу хокукын ул өлкәдә үткән “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты” ярышында икенче урын алып яулый.
“Минем методик табышларым” эссесендә дә: “Минем эшемдә: «Мәдәният диалогы» технологиясе мөһим урын алып тора. Туган тел һәм әдәбият дәресләрендә рус теле материалларыннан файдалану гадәткә әйләнде, дип ышанып әйтергә була. Мәсәлән, Г. Тукайның «Шүрәле» әкиятен өйрәнгәндә, А. Пушкинның «Руслан һәм Людмила»поэмасыннан өзекне чагыштыру рәвешендә куллану урынлы. Аларның иҗатында хәтта бертөрле атамалы һәм сюжетлы әсәрләр дә бар. Мәсәлән, Г. Тукайның “Шагыйрь”, “Көз”, “Кышкы кич”, ә А. С. Пушкинның «Поэт», “Осень”, “Зимний вечер”. Мондый чагыштырулар кызыксыну уята, дәреснең бурычын хәл итә. Укучылар үзләре укыйлар, охшашлык та, аерымлыклар да табалар”, – дип яза. Аның конкурстагы дәресенең темасы да “Ике йолдыз – Тукай һәм Пушкин” була. Мастер-классын да яратып кабул итәләр. Монда укытучының педагогика өлкәсендә заман таләпләренә тулы килгән, яңалык буларак кабул ителерлек алымнар, ысулар куллануы һәм аларга иҗади якын килүе; хезмәттәшләренең педагогик осталыгына йогынты ясарлык эш тәҗрибәсе белән уртаклашуы; укытучының һөнәри эшчәнлегендә инновацион идеяләрне куллана белүе, анализлау һәм гомумиләштерү осталыгы; бирелгән сорауларга җавапның тулы булуы һәм камил әйтелүе; вакыт кысаларына сыешуы искә алына.
Җиңүчеләргә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының дипломын һәм истәлекле бүләк тапшыра.
Конкурстан тыш кунаклар спектакль карыйлар, Г.Тукай музеенда булалар.
Үзләренә зур дәрес тә булган әлеге чара эшләренә илһам биреп, яңа мөмкинлекләр ачып, дәрт алып, көч туплап кайтырга ярдәм итә.
Гөлнур ВӘЛИЕВА