- Төмән өлкәсе Ямбай авылының яңа торак комплексында яшәүчеләр өчен милли күргәзмә оештырылды.
Неля Фәйзуллина җитәкчелегендәге Ямбай авылы музее хезмәткәрләре “Ритм” торак комплексы иҗтимагый үзәгендә “Милли киемдәге татар бизәкләре мотивлары” дип аталган күргәзмә тәкъдим итте.
Биредә яшәүчеләр Ямбай авылының борынгы фотолары, киемнәрнең борынгы үрнәкләре буенча яңартылган элементлары аша борынгы авылның тирән тарихы белән таныша алды. Чара шунысы белән дә әһәмиятле: Ямбай торак районында төпләнеп яши башлаган яңа кешеләрне бу күргәзмә авылның үзенчәлеген аңларга, гореф-гадәтләрен, традицияләрен белергә һәм монда гомер кичерүчеләр белән дуслашып, аралашып яши башларга этәрәчәк.