tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төмән өлкәсеннән кырык ике кеше Кече Хаҗга барачак
Төмән өлкәсеннән кырык ике кеше Кече Хаҗга барачак

Төмән өлкәсеннән кырык ике кеше Кече Хаҗга барачак

Быел Кече Хаҗ кылу нияте белән Төмән мөселманнары утырган чираттагы очкыч Төмән–Мәскәү- Кувейт маршруты буенча 15 октябрь көнне юл алачак. Ун көнлек изге сәфәргә Төмән шәһәреннән һәм Тубыл, Ялутор, Яркәү, Түбән Тәүде районнарыннан 42 кеше барачак. Хаҗиләр арасында нарасый бала да бар.
Хаҗилар төркеме Ислам мәгърифәтчелек үзәге тарафыннан оештырыла. Узган якшәмбедә Гомрә кылу сәфәренә әзерләнүчеләр кече хаҗ кылуның нечкәлекләрен өйрәнү өчен Төмән өлкәсе Диния Нәзарәте бинасында очрашты. Дәресне Ислам мәгърифәтчелек үзәге директоры, төркем җитәкчесе Искәндәр хәзрәт Йосыпов һәм аның урынбасары Әнисә Йосыпова алып барды.
Уку вакытында мөселманнар Кече Хаҗ кылу тәртибе, аның саваплары, фазыйләтләре белән тирәннән танышты. Искәндәр хәзрәт Гомрә, ягъни Кече Хаҗда ихрам кию, таваф, сәгый кылу, чәч кырдыру һәм ихрам халәтеннән чыгу тәртипләрен аңлатты, изге сәфәрнең программасына тукталды һәм хаҗиләрне кызыксындырган сорауларга җавап бирде.
“Хаҗ кылу вакытын бушка сарыф итмәскә, игътибарны күбрәк гыйбадәт кылуга, әҗер савапка омтылырга, Аллаһы Тәгалә тарафыннан Гомрәнең кабул булсын өчен таләпләрен үтәргә, бер-береңә ярдәм итәргә, гыйбәдәт вакытында бергә булырга, хаҗ кылу йолаларын һәм әдәпләрен үтәргә тырышыгыз. Кәгъбәтуллада укыган намаз йөз мең намазга тиң икәнен онытмагыз», – дип билгеләп үтте Искәндәр хәзрәт.
Хатын-кызлар өчен Кече хаҗ таләпләре, тыелган күренешләр, сәламәтлеккә, киенү рәвешенә кагылган мәсьәләләр, юл уңайлыклары буенча Әнисә Йосыпова киңәшләрен бирде һәм шулай ук сәфәр вакытында төркемне сабыр, бер-берсенә ярдәмчел, игътибарлы булырга, кагыйдәләрне үтәргә, әдәпне сакларга өндәде.

Таңсылу Габидуллина, Төмөн

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*