tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төмән шәһәрендә “Бер күрешү – үзе бер гомер” комедиясен карадылар
Төмән шәһәрендә “Бер күрешү – үзе бер гомер” комедиясен карадылар

Төмән шәһәрендә “Бер күрешү – үзе бер гомер” комедиясен карадылар

27 нче февраль көнне Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәгендә
Тубыл себер-татар мәдәният үзәге артистлары Фәнис Яруллинның “Бер күрешү – үзе бер гомер” дигән комедиясен куйдылар. Әлеге тамашаның баш режиссеры Тубыл шәһәренең хөрмәтле ветеран укытучысы Мәдинә Уразмәтова зур эш башкарып, Төмән тамашачысын чын-чынлап сөендерде. Бу көнне зал халык белән тулы булды.

Төп геройлар Әхмәт белән Мәрьям, Ризван белән Халидәне уйнаган Тубыл шәһәр себер-татар мәдәният үзәге хезмәткәрләре Рузалия Корманалиева, Илнар Колмәмәтов, Илтус Уразмәмәтов, Мәфрүзә Мортазина үз рольләрен бик оста башкардылар. Юмор, ирония белән сугарылган, татар халык җыр- такмаклары, бию һәм гармун моңнары белән үрелеп барган спектакльне тамашачылар бик яратып карадылар.

Әсәр үткән гасырның 90 нчы елларында язылуына карамастан, андагы проблемаларның бүгенге көндә дә актуаль булуы тамашачыларны уйланырга, шул ук вакытта онытылып көлергә дә мәҗбүр итте. Алар артистларның сәләтләренә, баш режиссёрның үз вазифасының барлык нечкәлекләрен белеп, аны югары дәрәҗәдә башкарганына таң калып утырдылар.Спектакль ахырына җиткәч, тамашачылар артистларны аягүрә басып алкышладылар, чәчәкләр тапшырып, рәхмәтләр әйтеп, тагын килүләрен сорадылар.

Рәүфә Кангазина

“Яңарыш” газетасы, Төмән

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*