Чәй – татар халкының яраткан эчемлеге. Эчәсе килсә дә, ашыйсы килсә дә, арыса-талса да, кәефе кырылса да, сөенеч-шатлыклары ташып торса да халкыбыз шушы могҗизалы эчемлеккә мөрәҗәгать иткән. «Чәйсез очрашу – мәгънәсез очрашу», «Бер чынаяк чәйнең кырык ел хәтере бар», «Чәй яны – гаилә җаны» дигән борынгылар.
Халыкара гаилә көнендә Ямбай авылы китапханәсенең күп китап укучысы Фәйрүзә Моторина китапханәгә кунакка чәйнекләре белән килеп, гаилә белән чәй эчү традициясе турында сөйләде. Фәйрүзә апа коллекциясендә 150дән артык чәйнек бар. Ул аларны 1980 елдан җыя башлый. Коллекциянең иң кечкенә өлеше гадәти булмаган формалардан һәм тарихлардан тора. Һәр чәйнекнең үзенең кызыклы тарихы бар. Аның коллекциясендә музыкаль чәйнекләр дә, кыңгырау, йорт, ел фасыллары белән, «Алладин», борчак чәйнекләре һәм башкалар бар. Аның чәйнекләргә булган мәхәббәтен белеп, туганнары һәм дуслары бүләккә башка шәһәрләрдән һәм илләрдән чәйнекләр алып киләләр. Әгәр дә ул кибеттә иң матур һәм гадәти булмаган чәйнек күрсә, ул шунда ук аның коллекциясенә керәчәк.
Чарада Фәйрүзә апа безгә чәйне ничек дөрес кайнатырга кирәклеген күрсәтте һәм сөйләде. Без купажланган чәйне – эчемлеккә хуш ис һәм затлы тәм бирү өчен берничә сорт чәй катнашмасын сынап тәмләп карадык. Ә кара яфраклы чәйнең тәме йомшаграк икәнлеген тойдык. Безнең чәй тантанасы чәй ясау тарихы һәм дөрес саклау, чәй серләре һәм тормышның кызыклы очраклары белән бергә барды.
Кунаклар чәй турындагы мәкальләрне искә төшерделәр, гаиләләрендәге чәй эчү традицияләре, нинди чәй яратулары турында сөйләделәр. Гаилә елында Фәйрүзә апа коллекциясендә гаиләләре белән чәйнекләр дә барлыкка килә. Гаилә башлыгы ир-ат – эшләпәле зур чәйнек, яулыклы кечкенәрәге – әни, ә бантиклы иң кечкенәсе – ул бала чәйнек. Икенче чәйнекләр гаиләсе – песиләр. Өченчесе – чәчәк чәйнекләре гаиләсе.
Чәй сусауны канәгатьләндерү өчен эчемлек кенә түгел, ул, беренче чиратта, дәвалау һәм сәламәтләндерү чарасы. Чәйнең «чынаяктагы даруханә» дигән атамасы андагы матдәләрнең бай җыелмасы өчен лаек: витаминнар, кофеин, танин, аскорбин кислотасы, минераль тозлар, кахетиннар, хуш ис бирүче эфир мае.
Фәйрүзә апаның чәйнекләр коллекциясе составына чәйнең дәвалау үзлекләре һәм язулары булган аш-су сөлгеләре дә кушылган. Алар алда әйтелгәннәрнең мәгълүмати характерын тулыландыра. Файдалы булган һәрнәрсә – һәрвакыт яхшы!
Фәйрүзә апаның чәйнекләр коллекциясе әле үсәчәк. Тиздән без дөньяда тагын нинди чәйнекләр бар икәнлеген һәм укучыбыз коллекциясендә нинди кызыклы чәйнек барлыкка килүен белербез.
Чыганак: yanarish72.ru