Төмән өлкәсенең иң яхшы татар коллективлары VI өлкә татар фольклоры фестивалендә чыгыш ясар дип көтелә.

Фестивальнең максаты – себер татарларының халык этник культурасын саклау һәм үстерү, аны пропагандалау, иҗади коллективларга булышу, осталык дәрәҗәләрен күтәрү, халык иҗатына җәмәгатьчелекнең игътибарын юнәлтү.
12-15 февральдә Төмән өлкәсендә шәһәр һәм район фестивальләре үтте. Анда балалар һәм олылардан торган коллективлар, аерым башкаручылар һәм авторлар үз иҗатылары белән таныштырды.
Фестивальдә алты традицион номинация: “Бәетләр, мөнәҗәтләр”, “Соло-вокал”, “Вокаль коллективлар”, “Фольклор-этнографик коллективлар”, “Хореография”, “Инструменталь башкаручылар һәм коллективлар”.
Шушы алты номинация лауреатлары сентябрь аенда Кырымда үтәчәк “Түгәрәк уен” Бөтенроссия татар фольклоры фестивалендә катнашу мөмкинлеген алачак.