28 майда Россиянең Чик сакчылары гаскәрләре һөнәри бәйрәме көнендә Төмәндә Кырынкүл авылында урнашкан Чик сакчылары скверында диңгез чик сакчыларына атап “Аист” катеры һәйкәлен ачу оештырылды, дип хәбәр итә “Яңарыш” сайты.
- “Аист” чик сакчылары катеры 1986 елдан Россия-Кытай һәм Россия-Казахстан чикләре буенча йөреп торган. Катер-һәйкәлнең озынлыгы 9 метрдан артык, киңлеге 2,6 метр, биеклеге 3 метрга якын. “Аист” Россия флагын символлаштырган яр буе сакчылары төсенә буялган. Бортның саны – 072, Төмән өлкәсе кодын символлаштырган.
- Митингта катерны булдыруда ярдәм иткән спонсорларга, булышучыларга зур рәхмәт сүзләре әйтелгән.“Алар арасында милләттәшләребезнең исемнәре дә яңгырады, алар – эшкуар Ринат Насыйров, иҗтимагый оешма әгъзасы Ринат Ташбулатов”, диелгән әлеге хәбәрдә.
Юбилей белән котлап ветераннарга истәлекле медальләр тапшырганнар. Сәхнәдә концерт булган, почмакларда көч экстримы буенча ярышлар оештырылган.
- http://tatar-inform.tatar/news/2018/06/10/165673/