Традиция буенча яз көне Төмән округында педагогик осталык бәйгесе — «Педагогик калейдоскоп» нәтиҗәләре игълан ителә. Быел бу конкурс 14 нче тапкыр үткәрелеп, үз эшенә чың күңелдән бирелгән талантлы педагогларны берләштерде.
Аеруча шатлыклысы — татар җәмәгатьчелегенең вәкилләре булган педагогларыбыз да бәйгедә лаеклы чыгыш ясап, матур нәтиҗәләр күрсәттеләр.
Динара Шаргабтуллина (Индрәй мәктәбе) «Ел укытучысы» номинациясендә призёр булды.
Динара Нурахметова (Боровский мәктәбе) «Ел сыйныф җитәкчесе» номинациясендә призёр исеменә лаек булды һәм «Иҗтимагый танылу» номинациясендә махсус диплом белән бүләкләнде.
Азалия Мавлютова, Винзили бистәсендәге «Малышка» балалар бакчасы тәрбиячесе, «Ел тәрбиячесе» номинациясендә җиңүче булды.