“Төмән өлкәсе татарларының яшьләр-мәдәни эшлекле үзәге” Төмән төбәк иҗтимагый оешмасы балалар өчен татар ашлары буенча мастер-класс үткәрде. Биредә балаларны татар табынының бизәге булган өчпочмак пешерергә өйрәткәннәр.
“Мондый чаралар балаларны милли аш-су белән таныштырып кына калмый, ә аларның иҗади сәләтләрен һәм командада эшләү күнекмәләрен үстерүгә дә ярдәм итә”, – ди оештыручылар.
Шулай ук милли ризыкны әзерләү процессында балаларны татар халкының бай тарихы һәм мәдәнияте белән таныштырганнар. Оештыручылар, ата-аналар кызыклы мастер-классны даими рәвештә уздырырга кирәк, дигән уртак фикергә килгән.
Чыганак: СЕБЕР ТАТАР ДӨНЬЯСЫ