ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Төмәндә Татар мәдәният үзәгендә иҗат бәйрәме
Төмәндә Татар мәдәният үзәгендә иҗат бәйрәме

Төмәндә Татар мәдәният үзәгендә иҗат бәйрәме

Төмән шәһәр татар мәдәният үзәгендә «Таң йолдызы-2026» XXXV өлкә һәм XXVI шәһәр балалар иҗаты, XXI «Халык сәнгате», «Уйна, гармун» конкурслары узды. Аны үзәк милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе, Төмән шәһәре мәдәният департаменты ярдәмендә оештырды.

Бу конкурслар – талантлы үзешчәннәр өчен осталыкларын күрсәтү, бай традицияләрне саклап калу һәм аларны яшь буынга тапшыру өчен уникаль мөмкинлек. Катнашучылар вокал һәм фольклор сәнгатеннән алып декоратив-гамәли иҗатка кадәр төрле жанрларда матур номерлар әзерләгәннәр.

Бинаның икенче катында декоратив-кулланма сәнгать номинациясендә катнашучыларның күргәзмәләре тәкъдим ителгән иде. Биредә нинди генә сыннар, картиналар, уенчыклар, композицияләр күрсәтелмәгән – кәгазьдән, бәйләп, агачтан ясалганнар.

Чараны алып баручы – татар мәдәният үзәге хезмәткәре Алсу Нестерова сәхнәгә хөрмәтле кунакларны: милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты рәисе урынбасары Роман Малыгин, Россия халыклары ассамблеясенең Төмән төбәк бүлеге рәисе Евгений Воробьев, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Ләйсән Хөрмәтуллина, шәһәр татар мәдәният үзәге директоры Мансур Кәбировны чакырды. Алар катнашучыларны, килгән халыкны бәйрәм белән котлап, уңышлар теләделәр.

Бәйге «Таң йолдызы» балалар бәйгесе белән ачылды. Конкурста «Вокал», «Хореография», «Инструменталь башкару», «Нәфис сүз» номинацияләрендә шәһәрнең төрле районнарындагы иҗат коллективларында шөгыльләнүче балалар чыгыш ясадылар. Аеруча нәфис сүз осталары арасында «Этнос» балалар үзәгеннән Найсә Гайнельянова, Җәмилә Мирасова, татар мәдәният үзәгеннән Рафаэль Гадиев, Екатерина Володина, Елена Старостенко, 52 нче мәктәптән (Халидә Кирамова), «Юность» ял итү һәм мәдәният үзәге (Алсу Касимова) укучылары югары бәяләргә лаек булдылар. Балаларның чыгышларына ике составтагы жюри бәя бирде.

«Халык сәнгате»ндә танылган «Ургылыш» башкорт фольклор ансамбле (Мәүлидә Хәйруллина), «Йосыф һәм Зөләйха» яшьләр ансамбле (Ислам Сафин), Мәүлидә Хәйруллина, Рафаэль Гадиев, Найлә Габдуллина яңа чыгышлары белән үзләрен күрсәттеләр.

Быел беренче мәртәбә татар мәдәнияте көннәре кысаларында үзешчән гармунчыларның «Уйна, гармун» конкурсында катнашырга да 6 кеше теләк белдергән. Бу конкурста Салават Сәитов һәм Әмин Бабшанов чыгышлары өстенлек алдылар.

Җиңүчеләрнең исемнәрен 30 апрель көнне татар мәдәният үзәгендә үтәчәк Гала концертта игълан итәчәкләр.

Нәсимә ТАШБУЛАТОВА.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*