tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төмәндә, Татар мәдәнияте көннәрен йомгаклап, Гала-концерт узды
Төмәндә, Татар мәдәнияте көннәрен йомгаклап, Гала-концерт узды

Төмәндә, Татар мәдәнияте көннәрен йомгаклап, Гала-концерт узды

2 март көнне Төмән шәһәренең “Нефтяник” мәдәният сараенда татар мәдәнияте көннәренә йомгак ясалып гала-концерт узды. Сәнгать осталары өлкәнең төрле районнарыннан килгәннәр иде. Аларның чыгышларын татар моңы һәм сөйләменә сусаган милләттәшләребез бик яратып карадылар, һәр чыгышны көчле алкышларга күмделәр. Тамашачыларны милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты рәисе Евгений Воробьев, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Ришад Зиганшин һәм татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе советы рәисе Илдар Гыйльметдинов, Төмән шәһәр мәдәният департаменты җитәкчесе Ирина Алексеева бәйрәм белән котлап, күтәренке кәеф, уңышлы чыгышлар теләделәр.

Илдар Ирек улы татар халкының телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклау, үстерү эшендә олы хезмәт күрсәтүче шәхесләр – Ришад Зиганшин, Тимергали Мирасов, Алсу Сәгыйтова, Ләйсән Хөрмәтуллина, Хәмзә Биктимиров, Наҗия Хәкимова, Сафура Гыйззәтуллинага Рәхмәт хатлары тапшырды. Аннары тамашачылар зур канәгатьлек кичереп концерт программасын карадылар. Җиңүчеләргә диплом һәм бүләкләрне “Таң йолдызы” һәм “Халык сәнгате” өлкә фестивальләренең сайлап алу турында жюри вазифасын башкарган – өлкә автономиясенең башкарма директоры, музыкант Тимергали Мирасов, өлкә филармониясе солисты, опера җырчысы Эльвира Саниевская, җырчы, композитор Җәмилә Мирасова, фольклорчы, җырчы Луиза Сөрмәтова, Ялутор районы, Аслана татар мәдәният үзәге хореографы Миләүшә Яценович тапшырдылар.

Рәүфә КАНГАЗИНА,
yanarish72.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*