Төмән өлкәсенең имамнары һәм җирле дини оешмалары җитәкчеләре өчен уку курслары узды. Бу юлы тыңлаучыларның гомуми саны якынча 60 кеше тәшкил итте.
Чара башында Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Зиннәт хәзрәт Садыйков сәламләү сүзендә ислам өлкәсендә белем бирүнең һәм камилләштерүнең мөһимлеген билгеләп үтте. Беренче көнне семинар кунагы тарих фәннәре кандидаты, Казан шәһәре Россия ислам институтының Ислам теологиясе кафедрасының өлкән укытучысы Радик хәзрәт Җәбиров шәкертләргә «Сира» фәне буенча төп моментлар, ягъни Мөхәммәд Пәйгамбәрнең тормыш юлы турында сөйләде, үзенең китапларын тәкъдим итте.
Икенче көнне Мәскәүдән килгән кунак, Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәтенең мәгариф һәм фән департаменты җитәкчесе, Мәскәү ислам институтының Каюм Насыйри исемендәге динара диалог үзәге җитәкчесе, «Мәдинә» нәшрият йорты мөхәррире Илгизәр Дәүләтшин дәрес алып барды.
Илгизәр хәзрәт үзенең чыгышы алдыннан РФ мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы шәех Равил Гайнетдиннең сәламләү сүзләрен һәм изге теләкләрен җиткерде. Ул берничә теманы җентекләп яктыртты, шул исәптән Россиядә ислам мәгарифе тарихын, Ислам мирасын торгызу һәм саклау темасын, шулай ук имамнарның заманча мәгълүмат киңлегендә эш үзенчәлекләренә кагылды.
Семинарның йомгаклау көне «Акыда» Ислам дисциплинасына багышланды, аны Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Камалиев алып барды.
Семинарда катнашучылар укытучыларының югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үттеләр һәм үткәрелгән чара өчен Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәтенә рәхмәт белдерделәр.
Гөлназ УСМАНОВА,
Төмән шәһәре.
Рәсемнәрдә: уку курсларында.
Чыганак: yanarish72.ru