
Билгеле булганча, бу фильм татар әдәбияты классигы Гаяз Исхакый әсәрләренә нигезләнеп төшерелгән. Фильм сюжеты татар тарихының кара битләре – көчләп чукындыру чорына карый.
Рамил Төхфәтуллин төшергән фильмда танылган татар артистлары: Илсөя һәм Рамил Төхфәтуллиннар, Шәүкәт Биктимеров, Гафур Каюмов һәм башкалар төшкән.



 
					
				