tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төмәнәк авылында “Җырлыйк әле – 2025” фестиваль-конкурсы уза
Төмәнәк авылында “Җырлыйк әле – 2025” фестиваль-конкурсы уза

Төмәнәк авылында “Җырлыйк әле – 2025” фестиваль-конкурсы уза

1–2 август көннәрендә Башкортстан Республикасының Төмәнәк авылында урнашкан “Бабай утары” этнографик комплексында татар халкының мәдәни мирасына багышланган зур чара — “Җырлыйк әле – 2025” фольклор ансамбльләре фестиваль-конкурсы уза. Фестиваль кысаларында Башкортстан Республикасы “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы “Фольклор ансамбльләр аша — йолаларга” исемле күчмә утырыш та үткәрә.

Фестивальнең тантаналы ачылышында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров катнашты. Ул бәйрәм кунакларын Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән сәламләп, татар милләтенә күрсәткән хезмәтләре өчен фестиваль катнашучыларына медальләр һәм Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатларын тапшырды. “Сәхнәдә чыгыш ясау – зур хезмәт,” – дип билгеләп үтте ул һәм барлык коллектив җитәкчеләренә, ансамбль әгъзаларына рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Фестиваль-конкурсның жюри рәисе вазифасын да Данис Шакиров башкара. Аның белән бергә жюри составында күренекле шәхесләр — галим, педагог, фольклор белгече Кадрия Идрисова; Башкортстан татарлары конгрессы җитәкчесе Альфред Дәүләтшин; “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Люция Вафина; Бөтенроссия татар авыллары ассоциациясе рәисе Фәнир Галимов кебек абруйлы затлар бар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*