ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Төмәннән Сәетгали Җәләлов 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтәргә әзерләнә
Төмәннән Сәетгали Җәләлов 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтәргә әзерләнә

Төмәннән Сәетгали Җәләлов 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтәргә әзерләнә

Тиздән Төмәннең мактаулы гражданы, Бөек Ватан сугышы ветераны Сәетгали Җәләлов үзенең 100 еллык юбилеен бәйрәм итәчәк.

Сәетгали Вәли улы 1926 елның 11 апрелендә Түбән Тәүде районының Эске авылында туа. 1943 елдан колхозда тракторчы булып эшли, ә шул ук елның көзендә армиягә алына. Хезмәт юлын Төмәндә һәм Омскида башлап, 1945 елның январенда фронтка җибәрелә. Ул Суворов орденлы 537 нче яңа Украина Кызыл Байрак дивизиясенең мотоукчылар гвардия полкы составында сугыша; Будапешт һәм Вена шәһәрләрен азат итүдә катнаша.

1950 елның апрелендә демобилизацияләнгәннән соң, туган якларына кайта. Гаилә корып, Парфеновада үз йортын сала.

Тормышының 45 елдан артык өлешен «Главтюменьгеология» системасында шофер булып эшли. Сугышчан батырлыклары өчен II дәрәҗә Ватан сугышы ордены (1985) һәм күпсанлы медальләр белән бүләкләнә. Эшләгән еллары Хезмәт Кызыл Байрагы ордены һәм «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән билгеләп үтелә. 2025 елның февралендә Сәетгали Җәләловка «Төмән шәһәренең Мактаулы гражданины» исеме бирелде.

Бүгенге көндә Сәетгали абый үз йортында улы Рафаил белән яши. 99 яшендә булса да, ветеранның күңеле күтәренке, ул һаман да үзлегеннән мунчага йөри. Сәламәтлеге 9 май парадына барырга мөмкинлек бирмәсә дә, бу изге бәйрәмдә ветеран игътибарсыз калмый.

Ләйлә МАДЬЯРОВА.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*