Төмәннең «Яңарыш» газетасы 35 еллык юбилеен билгеләп үтте. Шул уңайдан газета битләрендә Гөлнур Вәлиеваның «Сез телебезне, милләтебезне саклаучылар» дигән язмасы чыккан.
«Яңарыш»ыбызның 35 еллыгы Төмәннең татар мәдәният үзәгендә гөрләтеп узды. Бәйрәмгә өлкәнең төрле районнарыннан күп кунаклар чакырдык. Алар барысы да үз, якын. Озак еллар безнең газетага хәбәрләрен юллап торган хәбәрчеләр, ярдәмчеләребез, кулга кул тотынып эшләгән өлкә, район хакимиятләре вәкилләре, иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре һәркайсы өчен дә кадерле булган татар басмасын тәбрикләргә килгәннәр. Теркәү вакытында ук рәхәт, сагынышкан очрашулар дуслар, фикердәшләр җыелуын раслады.
Юбилей уңаеннан укучыларыбызга ике бәйге, 2025 елның икенче яртысына язылучыларга уен тәкъдим иттек. Теләп катнаштылар, уен буенча 200ләп язылучы исемлеге төзелде. Бәйрәм башланыр алдыннан алар арасында 35 приз уйнатылды.
Тантананы Казанның танылган шагыйре Булат Ибраһим махсус язган, якташыбыз Әмир Хәлидов көй чыгарган «Яңарыш» җыры белән өметле башкаручы Гүзәл Мәчитова башлап җибәрде.
Бәйрәмне үзәкнең күпләр яратып өлгергән оста алып баручысы Ринат Гарифуллин башлап җибәрде. «Бүген без шәһәребезнең, өлкәбезнең искиткеч вакыйгасы шатлыгын уртаклашырга килгән һәркемне сәламлибез. 1990 елның 15 сентябрендә газетаның беренче саны чыга. 35 ел укучы белән әңгәмә – газета өчен көнләшерлек язмыш. Аның белән берничә буын укучыларының тормышы бәйләнгән, өч дистәдән артык ел эчендә басма битләрендә татар җәмәгатьчелегенең кызыклы һәм мөстәкыйль тормышы чагыла. Бу еллар эчендә газетаның җитәкчеләре, журналистлары алмашынып тора. Ләкин аның сугышчан, иҗади рухы һәм барган вакыйгаларны яктыртуда объективлыгы үзгәрешсез кала», – диде ул.
Аннары ул сәхнә алдына редакция коллективын чакырды. «Кичә һәм бүгенге тарих битләре татар телендәге Төмән журналистикасының иң яхшы традицияләре, таныла торган һәм кабатланмас үз стиле барлыгын раслый. Кичә һәм бүген безнең заман битләрен якташларының акылларына һәм фикерләренә зур йогынты ясаган кешеләр тудыра. Мәкаләләре өлкә халкына аңлаешлы һәм рухлары буенча якын кешеләрне укучыларның үзара мәхәббәте һәм хөрмәте берләштерә», – диде.
Директорыбыз Алсу Сәгыйтова җитәкчелегендә озак еллар кулга кул тотынып эшләүче кызлары хөрмәтенә алкышлар яуды. Аннары да өлкә хакимияте, төрле районнардан килгән делегацияләр вәкилләреннән 35 еллык эшебезгә шундый җылы, рәхәт, матур, хаклы бәяләүләр, ихтирам, рәхмәт сүзләрен ишеттек (чыгышларны аерым бирдек). Башкарган эшләребез өчен чиксез горурлык хисләре күңелне биләде.
Юбилей уңаеннан директорыбыз Алсу Сәгыйтова Төмән шәһәре Думасы депутаты Николай Моисеевның, Россия мөселман дини идарәсе җитәкчесе, мөфти, шәйх Равил Гайнетдин исеменнән, Тубыл районының себер татар милли-мәдәни автономиясенең Рәхмәт хатларына, журналистларыбыз Рәүфә Кангазина Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатына, чик буе хезмәте ветераннарының Россия советы рәисе генерал-полковник Мансур Вәлиев кул куйган Дипломга, Ләйлә Дәүләтшина Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатына, Римма Умитбаева «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы житәкчесе Айдар Сәлимгәрәев Рәхмәт хатына, Лариса Тузмөхәммәтова Төмән районы татар милли-мәдәни автономиясенең Рәхмәт хатына, Нәсимә Янишева өлкә татар милли-мәдәни автономиясенең Рәхмәт хатына, Наталья Пушкарева һәм Наил Сәгыйтов өлкәнең иҗтимагый элемтәләр департаментының Рәхмәт хатына лаек булдылар.
«Безнең идарәдә лаекларга гына бирелә торган бүләк бар. Бу бүләккә лаек кеше һәрвакыт идарә үткәргән чараларны гына түгел, башкаларда да булып, алар турында язып тора. Ул һәрвакыт безнең белән! Гөлнур Вәлишина идарәнең күкрәк билгесе белән бүләкләнә», – дип өлкә мөселман дини идарәсе җитәкчесе Зиннәт хәзрәт Садыйков котлап китте.
Бәйрәмдә «Яңарыш»ны аякка бастыручы беренче редакторы Азат Сәгыйтов, аның ярдәмчеләре, озак еллар дәвамында урыннардан хәбәрләр җибәреп торган, бүгенге көндә безнең арада булмаган хәбәрчеләребез, хезмәттәшләребез дә басып искә алынды. Аларның исемлеге ел саен озыная, һәркайсы газета битләрендә үз эзен калдырган лаеклы шәхесләр. Юкка гына, алып баручы: «Дуслар, «Яңарыш» газетасының юбилее — журналистларның гына түгел, укучыларның да бәйрәме. Газета хезмәткәрләре һәрвакыт укучылар мәшәкатьләре белән яшәделәр, якташларының барлык борчуларын, өметләрен һәм хыялларын күңелләренә якын кабул иттеләр», – дип әйтмәде.
Әйе, газета 35 ел буе укучылары өчен хезмәт итә, аның, төрле авырлыкларга карамастан, бер генә саны да чыкмыйча калмады. Менә бу бәйрәм дә укучылары өчен оештырылды. Аны оештыруда ярдәм иткән һәркемгә чиксез рәхмәтлебез.
Юбилей кичәбезне бизәгән артистларыбыз: Гүзәл Мәчитова, Чулпан Акьярлы, Салават Сәитов белән «Грач» бию ансамбле, Азалия Хәмидуллина, Илчан Хөснетдинов, Гөлҗиһан Сибгатуллина, Луиза Сөрмәтова, «Саз» фольклор, «Чимги тура» фольклор уен кораллары ансамбльләре һәм башкалар чыгышлары да көчле алкышлар белән озатылды. Ә инде Бөтендөнья татар конгрессы кунаклары: танылган шагыйрь Булат Ибраһимның эчтәлекле шигырен сәнгатьле итеп сөйләве һәм билгеле җырчы Базарбай Бикчәнтәевнең көр тавышы белән халыкка таныш җырлары кунакларыбыз күңелендә озак онытылмас.
Шул еллар эчендә редакциянең әгьзалары булырга өлгергән элекке хезмәттәшләребезне дә чакырып, аларга да бүләкләр тапшырып, игьтибар күрсәттек. Һәр килгән хәбәрчебез дә истәлекле бүләкләрне рәхмәт сүзләре белән кабул итте. Алар үзләре дә бүләксез килмәгәннәр: кулларында чәчәкләр, себер бавырсагы, урамалар, чәк-чәкләр, тәмле бәлешләр һәм башка бүләкләр.
Бәйрәмебезне бергә уздырган, ерак юлны якын итеп килгән һәркемгә олы рәхмәт юллыйбыз. Ихлас дусларга бай икәнбез, күп икән алар! Бәйрәмнән соң да укучыларыбыздан котлаулар килә. «Сез телебезне, милләтебезне саклау юлында зур эш башкарасыз, рәхмәт сезгә», – дип күңелне үстереп торалар.
Барыгыз да безгә шулкадәр көч, илһам биреп калдырдыгыз, газетабыз озак яшәсен, тарих битләрендә тагын да күркәмрәк эшләре белән сакланып калсын!»