tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Томскида Фатыймаи-Фәридә эзләре
Томскида Фатыймаи-Фәридә эзләре

Томскида Фатыймаи-Фәридә эзләре

Томск турында язганда, биредә якты эз калдырган тагы бер милләттәшебезне искә төшермичә булмый, ул – Фатыймаи-Фәридә ханым Нәүрузова (1889-1914). Ул – 1912-1913 елларда Томскида беренче татар газетасы “Сибирия”не чыгаручы, биредә кызлар өчен беренче җәдит татар мәктәбе ачтыручы һәм анда укытучы, шәһәрдә төрле хәйрия чаралары оештыручы, бик күп милли һәм дөньяви эшләрне башлап йөрүче ханым. Дөрес, ул үзе бу як кешесе түгел, Чистайның мөхтәбәр сәүдәгәре Мортаза Ваһаповның бердәнбер кызы, Чистай һәм Казан мәдрәсәләрендә белем ала, 1907 елда, Чистайның актив татар-мөселманнарын эзәрлекли башлагач, алар гаиләләре белән Кәрәкәшле (хәзерге Ютазы районы) авылына күчәләр. Фатыймаи-Фәридә биредә махсус йортта кызлар өчен башлангыч җәдит мәктәбе ача, аларга дин гыйлеме бирә башлый, кичләрен авыл хатыннарына дәресләр бирә… 1908 елның җәендә ул Каһирәдә белем алган, Томск шәһәрендә мөгаллим булып эшләгән Мөхәммәтвагыйз Нәүрузовка кияүгә чыга, туйлары Чистайда була.

“Бай балаларыннан – йөзәр меңнәргә хуҗа булган яшьләрдән аны сораучылар булса да, аларны кабул итмәде (хыялларына киртә булырлар дип уйлады). Ярлы бер шагыйрьдән ихтыяр кылды”, дип яза аның Вагыйз Нәүрүзовка кияүгә чыгуы турында Закир Кадыйри. (Милләт аналары. – Казан, 2012, 459 бит.) Ә Фатыймаи-Фәридәнең хыялы – уку, укыту, дин, милләт эшләре, халык арасында мәгрифәт нуры тарату…19 яшьлек татар кызы Фатыймаи-Фәридәнең милләт күгендә йолдыз булып атылган чоры Томскига туры килә. Үзеннән ни өчен болай еракка, чит-ят җирләргә китеп баруы турында сорагач, Фатыймаи-Фәридә: “…үземнең мәңгелек юлдашым булган Вагыйз әфәнде илә бергә үзебезнең зәгыйфь вә аянычлы милләтебезгә хезмәт итүне беренче бурычыбыз дип беләбез. Шул сәбәпле, бу хезмәтне җан-тән илә кабул итеп, милләткә хезмәт итәчәкбез”, дип җавап бирә. (Милләт аналары…, 460 бит.) “Үз Ватаныгызда да хезмәт итәргә мөмкиндер бит?” дигән сорауга Фатыймаи-Фәридә ханым түбәндәгечә җавап бирә. Бу җавап бүген дә үз кадерен, әһәмиятен югалтмаганга күрә, аны тулысынча китерәбез:

“Алай да мөмкин. Шулай булса да, анда бездән башка да хезмәт итүчеләр күп. Менә бу якта караңгы вә салкын Себергә төрле сәбәпләр илә килеп таралган вә адашкан кардәшләребез бик күптер. Алар һәркайсылары гыйлемгә сусаганнар вә йөдәгәннәр. Аларның арасына килеп хезмәт итүчеләрнең саннары бик аз… Без шуларны искә алып, милләткә хезмәт итү теләге белән сәфәргә чыктык, мөмкин кадәр тырышып хезмәт итәчәкбез. Ахырда, сәламәт булсак, берничә елдан соң кайтып, үз ватандашларыбызга да кулдан килгән кадәр ярдәмләшербез. Минем өчен дөньяда иң татлы вә иң кыйммәтле нәрсә булса, ул – чит җирдә яшәүче һәмширәләремә мөмкин кадәр ярдәм итү; аларны тоткыннан коткарып, якты дөньяга чыгарудыр.” (Милләт аналары…, 460 бит.)

Никадәр гүзәл сүзләр! Милләт өчен хезмәткә нинди ихлас һәм изге омтылыш! Халкымны тоткынлыктан коткарам, дип, үз аягың белән Себергә чыгып китү… Моны элек түгел, хәзер дә теләсә кем эшли алмый, ә татар хатыннары ирләре белән бергә Себергә дә киткән, Сахалин каторгасында да булган, кая барса да, иман нуры, мәгърифәт тараткан… Һәм үзләре дә шушы юлда янып үлгәннәр… Фатыймаи-Фәридә белән дә нәкъ шулай була.

Ул Томскида үзе ачкан кызлар мәктәбендә укыта, шәһәрнең татар хатын-кызлары арасында да эшләр башлый, үз белемен күтәрергә дә онытмый – рус кызлар гимназиясендә укый, университетка керергә әзерләнә. Көч-куәте ташып торган, теләк-омтылышлары көчле булган Фатыймаи-Фәридә Томскидагы бик күп төрле җәмәгать оешмаларының эшендә актив катнаша башлый, аны тарих та, балалар тәрбиясе, гаилә мәсьәләләре дә, хәйриячелек хәрәкәте дә нык кызыксындыра, ул шәһәрнең алдынгы рус хатын-кызлары белән дә танышып өлгерә. “Фатыймаи-Фәридә ханым беренче мәртәбә ачылган мөселманнарның “Тәрәккыюне ислам” җәмгыятенә хатыннардан беренче әгъза булган”, дип яза аның турында галимнәр. (Милләт аналары…, 461 бит.)

Безнең уебызча, Нәүрузовлар 1908 елның көзендә Томскида Габдрәшит Ибраһим белән дә очрашкан булулары мөмкин, чөнки алдынгы карашлы яшьләр мондый форсатны кулдан ычкындырмаслар. Фатыймаи-Фәридә милләтнең бу мөхтәрәм кешесен әле 1905 елда ук Чистайда, Муса Бигиевның никах туенда күргән була, Муса Бигиев Фатыймаи-Фәридәнең дус кызының апасы Әсмаи-Галиягә өйләнә. Фатыймаи-Фәридәнең Томскида танылган татарлар, әйтик, Кәрим бай кебек кешеләр белән ни дәрәҗәдә аралашуы безгә билгеле түгел, ул чыгарган газета битләрендә болар бәлки чагылыш тапкандыр. Әмма аның турында язылган истәлекләрдән күренгәнчә, Томскида татарлар арасында аны яратып бетермәүчеләр дә булган. Гаиләнең шактый фәкыйрьлектә яшәве дә, иренең Уфага китеп барырга мәҗбүр булуы да Томскида татар байларының Нәүрузовларга ярдәм итмәвенә бер ишарә…

Фатыймаи-Фәридәнең Томскида татар тарихына кереп калган төп эше – “Сибирия” газетасын чыгару була. Башта алар ире белән 1910 елда Омскида “Мәдәният” дип аталган әдәби журнал чыгарырга телиләр, әмма аларга рөхсәт бирмиләр. Аннан шул ук елны Томскида “Мәгыйшәт” дип аталган журнал чыгарырга уйлыйлар, монысына да рөхсәт ала алмыйлар. (Равиль Амирханов. Татарская дореволюционная пресса. – Казан, 2002, стр.75.) Бары тик 1912 елның февраленнән алар Томскида ире белән “Сибирия” дип аталган “татарча сәяси, икътисади, әдәби милли газета” чыгара башлыйлар. Аның рәсми редакторы итеп Вагыйз Нәүрузов күрсәтелсә дә, төп эшләрне хатыны Фатыймаи-Фәридә алып бара. Газетаның соңгы саны 1913 елның 31 августында, Фатыймаи-Фәридә ханым үләргә 6 ай кала дөнья күрә, барысы 145 сан чыгып өлгерә.

“Сибирия” газетасы бай булмады. Мөхәммәтвагыйз әфәнде үзе идарә итә алмады. Шул сәбәпле. “Сибирия” 16 ай кадәр вакыт Фатыймаи-Фәридә ханым идарәсендә чыкты”, – дип ассызыклаган газетада елдан артык эшләгән Г.Хәбиров.” (Милләт аналары…, 463 бит.)

Фатыймаи-Фәридә ханым чыгарган “Сибирия” газетасы Томск чикләрендә генә калмыйча, тиз арада милләт газетасына әйләнә. Газета татар хатын-кызлары мәсьәләләрен матбугатта Россия дәрәҗәсендә күтәрүгә ирешә, аңа язучылар һәм укучылары бөтен ил буенча була. “Хатын-кызларын дөрес тәрбияләгән милләтнең генә балалары белемле, тәрбияле, намуслы, үз мәнфәгатьләрен халык ихтыяҗларына буйсындырырга сәләтле булып үсә ала, шул ук вакытта алар ватанпәрвәр, гыйлем сөюче, һәрбер эшне башкарып чыга алучы булып җитешәчәкләр”, дип язган ул. (Милләт аналары…, 468 бит.) Фатыймаи-Фәридә газетасы битләрендә төрле сораштырулар да алып бара, милләт алдына сораулар да куя, алардан чыгып, милләт һәм хатын-кыз хәленә анализ ясый, шулай итеп “Сибирия” сәяси-аналитик гомуммилләт газетасына әйләнеп китә. Фатыймаи-Фәридә шулай ук татар хатын-кызлары өчен журнал чыгарырга да хыяллана, әмма иртә үлеме боларның барысына да нокта куя.

1913 елның җәендә ире Вагыйз Нәүрузов Уфага, “Тормыш” газетасын чыгарырга дип күчкән вакыты була, гаиләсе Томскида кала, “Сибирия”не чыгару, ике кечкенә баланы карау, тормышны алып бару тулысынча Фатыймаи-Фәридә ханым җилкәсенә төшә. Ул арада сабый балаласы үлеп китә, ана үзе дә салкын тидереп, үпкә чире белән авырый башлый. Хәле көннән-көн начарая башлагач, Фатыймаи-Фәридә Кәрәкәшлегә, ата-анасы янына кайта, әле авыру килеш тә, Уфада ире чыгара башлаган “Тормыш” газетасына мәкаләләр җибәреп тора. Әмма үлем инде аның ишек төбенә килеп баскан була, милләтнең бер асыл баласы Фатыймаи-Фәридә 1914 елның 16 февралендә туберкулез авыруыннан җан бирә, аны бик зурлап, меңнәрчә кеше җыелып, Кәрәкәшле авылы зиратына күмәләр.

25 яше дә тулмаган Фатыймаи-Фәридәнең үлемен милләт, аның зыялылары зур кайгы итеп кабул иткәннәр, “Тормыш” газетасына бик күп кайгы уртаклашулар, бөтен ил буенча телеграммалар килгән. Танылган язучы Мәҗит Гафури мондый эчтәлекле телеграмма җибәргән: “Фатыймаи-Фәридә ханымның вакытсыз вафатына бар күңелемнән кайгарам. Ул Русия мөслимәләре арасында ирекнең хатын-кызлар өчен әһәмиятен аңлаган, шушы юлда армый-талмый хезмәт иткән иң якты йолдыз иде. Киләчәктә дә аңа өмет зур иде.” (Милләт аналары…, 483-484 битләр.)

“Сибирия” газетасының кайбер саннарын бүген Казан, Уфа, Мәскәү, Петербург архивларында, дәүләт һәм милли китапханәләрдә табарга мөмкин, бәлки Томски архивларында да сакланадыр. Әмма бу теманы өйрәнгәндә, күңелне тырнап торган берничә сорау калды. Габдулла Тукай үзенең памфлетларында берничә урында “Сибирия” газетасына һәм Вагыйз Нәүрузовка төрттереп яза, аны мәсләксезлектә гаепли. Тукай томнарын әзерләүчеләр моңа “Вагыйз Нәүрузи – буржуа журналист, пантюркист, охранка агенты. Октябрьдән соң Колчак армиясе офицеры, аклар газетасы редакторы”, дип искәрмә язганнар. (Габдулла Тукай. Әсәрләр. 4 том. – Казан, 1985, 316 бит.) Вагыйз Нәүрузовның 1919 елны Уфада “Ак Идел” газетасын чыгарып каравы, шул ук елны Уфада һәм “Себердәге төрле шәһәрләрдә” “Ватан” газетасын чыгаруы билгеле. (Р. Р.Гайнанов, Р.Ф.Мәрданов, Ф.Н.Шәкүров. Татар вакытлы матбугаты (1905-1924). – Казан, 1999.)

Бүгенге көндә Вагыйз Нәүрузовның патша охранкасы агенты булуына күпчелек татар зыялылары ышана, чөнки Тукай томнарына шулай дип язылган, ә шуны расларлык бер документ-чыганак та күрсәтелмәгән. Охранка агенты (шымчы) һәм шул ук вакытта пантюркист та булу гомумән мөмкин хәл түгел. Әгәр бу Вагыйз Нәүрузовка аклар яклы булганы өчен яңа хакимият тарафыннан ягылган яла икән, бу тарихи ялгышны төзәтергә, милләт өчен берничә татарча газета чыгарган Нәүрузовларны акларга кирәктер, дип уйлыйм. Кызганычка каршы, Фатыймаи-Фәридәнең үзен дә, хезмәтләрен дә бик аз кеше белә, Казанда да, Томскида да аның исемен яңадан милләткә кайтару өчен күп эшләргә кирәк әле, бәлки татар конгрессы каршындагы “Ак калфак” оешмасы моны башкарып чыгар, дип уйлыйм.

Фәүзия Бәйрәмова,
язучы, тарих фәннәре кандидаты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*