tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төньяк Казахстан өлкәсе татарлары белән очрашу узды
Төньяк Казахстан өлкәсе татарлары белән очрашу узды

Төньяк Казахстан өлкәсе татарлары белән очрашу узды

Петропавловск шәһәренә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев Казахстан халкының Төньяк-Казахстан өлкә Ассамблеясендә булды.

Ассамблея бинасында Төньяк Казахстан өлкәсенең татарлары белән очрашу узды. Анда катнашучылар татар телен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау, милли-мәдәни берләшмәләрне үстерү, шулай ук Татарстан Республикасы һәм Бөтендөнья татар конгрессы белән элемтәләрне ныгыту мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Васил Шәйхразыев үз чыгышында татар диаспорасының актив иҗтимагый эшчәнлегенең мөһимлеген ассызыклады. Ватандашларның Казахстанда милләтара татулыкны һәм халыклар дуслыгын ныгытуга керткән өлешләрен билгеләп үтте.

Ул шулай ук Бөтендөнья татар конгрессының агымдагы проектлары турында сөйләде. Әлеге проектлар чит илләрдәге татар җәмгыятьләренә ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Васил Габтелгаяз улы алга таба да хезмәттәшлеккә әзер булуын белдерде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*