tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төп бурычыбыз — милли матбугатыбызны саклау
Төп бурычыбыз — милли матбугатыбызны саклау

Төп бурычыбыз — милли матбугатыбызны саклау

9-11 октябрьдә Казанда татар журналистларының VII Бөтенроссия форумы узды. Бөтендөнья татар конгрессы Бөтендөнья татар конгрессы, “Татмедиа” массакүләм коммуникацияләр һәм басма матбугат агентлыгы, үз тирәсендә илебездә чыгып килүче татар газета-журналларын, радио һәм телевидение редакцияләрен берләштереп, әледән-әле очрашулар уздырып тора. Менә үткән атнада да Россиянең 18 төбәгеннән Казанга татар телендә чыгып килүче 45 медиа-чара редакторлары һәм журналистлары җыелып килделәр һәм милли матбугат проблемалары турында киңәш тоттылар.

Беренче көнне форум делегатлары Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, “Татарстан — Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов, “Татмедиа” агентлыгы PR-директоры Ләйсән Сафина һәм “Татарстан” телерадиокомпаниясенең милли тапшырулар редакторы Мингазыйм Сәфәров белән очраштылар.

Кунакларны сәламләп, Данис Шакиров Татарстаннан читтә эшләүче журналистларның эшен югары бәяләде.

— Республикадан читтә эшләп килүче милли матбугат чараларына аерым мөнәсәбәт күрсәтергә тырышабыз. Бүген сез регионнардагы татарлар тормышын җанландыручы иң төп ресурсыбыз, ныклы таянычыбыз булып торасыз. Һәркайсыгыз милли-мәдәни чаралар ярдәмендә татарларыбызны берләштерә ала. Бүгенге очрашуыбызның максаты – урыннардагы эшчәнлегегез турында хәбәрләшү, кыенлыклар һәм проблемалар белән танышу, ул хәлләрдән чыгу юлларын эзләү һәм киләчәккә яңа планнар кору булыр, — дип билгеләп үтте БТК Башкарма комитеты җитәкчесе.

Ә матбугат чараларының хәл ителмәгән проблемалары чыннан да байтак шул әле. Барыбыз өчен дә иң мөһим тема – ана телендә чыга торган газета-журналларны укучы әбүнәчеләр саны елдан-ел кими бара, татар телендә язучы журналистлар җитешми, ә авылларда почта бүлекләре ябыла. Бу факторлар әбүнәчеләр санын киметә, алар белән бергә редакцияләр кереме дә кими һәм, нәтиҗәдә, газеталар, бөлгенлеккә төшеп, ябылу чигенә килеп терәләләр. Шунысы да бар – елдан-ел типографияләр һәм почта хезмәте тарифлары күтәрелә бара. Безнең редакция мисалында гына да моны күрергә була — керемнәребезнең яртысы почта хезмәте өчен китеп бара. Алай да әбүнәчеләребез зарлана: газета кайчакта бөтенләй килми, кайчакта соңгарып кына килә. Бу проблема белән башка регионнардагы газеталар да очрашалар. “Почта России” акционерлар җәмгыяте, кызганычка, матбугат чараларын тарату буенча монополист булып тора, бу проблеманы хәл итү мөмкин түгел, дигән фикергә киләләр коллегаларыбыз.

Шулай да, кайбер редакцияләр газеталар тарату буенча үз юлларын тапканнар. Менә, мәсәлән, Удмуртиянең “Яңарыш” газетасы баш мөхәррире Рәмзия Габбасова газетаны почта аша да, татар активистлары ярдәмендә дә тарата. Алар, редакциядән газеталарны алып, атна саен авыл һәм кече шәһәрләргә илтеп куялар, ә халык аларны билгеле урыннан килеп ала. “Әтнә таңы” газетасы хезмәткәрләре атна ахырында, редакцияләрен бикләп, авылларга чыгып китәләр һәм газеталарын үзләре таратып йөриләр. Марий Эл республикасында чыгып килүче “Якташлар” газетасы баш мөхәррире Фәнил Мусин да шул ук юлны сайлаган. БТК җитәкчелеге белән очрашу вакытында редакторлар шушы проблемага игътибар бирүләрен соралдылар, “Россия почтасы”на мөрәҗәгать язып җибәрергә, милли телләрдә басылып килүче газеталарга ташламалы тарифлар эшләп чыгарырга кирәк, дигән уртак фикергә килделәр.

Форумның икенче көнендә журналистларны Әтнә районына экскурсиягә алып киттеләр. Без татар рухание һәм агартучы Шиһабетдин Мәрҗанинең туган авылы Ябынчыда булдык, Комыргуҗа авылы музеен, 1769 елда сәүдәгәр Ибраһим Бурнаев Түбән Бәрәскә авылында төзегән борынгы таш мәчетне, шагыйрь Сибгат Хәким музеен карап чыктык.

Әтнә районы зур түгел, халык саны 12 мең генә. Сөтчелек юнәлешендә уңышлы эшләп килүче районны утыз елдан артык Габделәхәт Хәкимов җитәкләп килә. Бүген бер Әтнә районы, Волгоград һәм Түбән Новгород өлкәләренә караганда, күбрәк сөт җитештерә. Хәкимовны алдынгы җитәкче дип атарга була: кая карама – өр-яңа фермалар, авыллар арасында менә дигән асфальт юллар, район үзәгендә спорт комплексы, бассейн, дәүләт статусына ия булган үз театры, аның артистлары ил буйлап гастрольләргә йөреп торалар. Биредә милли гореф-гадәтләребезне, телебезне, мәдәниятебезне саклау буенча да күп эшләр эшләнә. Гомумән, Россиянең бетеп баручы авыллары белән чагыштырганда, бу район чәчәк атып утыручы оазис булып күренә.

Акыллы җитәкче булганда, болай да була икән.

Форумыбыз «Татмедиа» офисында тәмамланды. Журналистлар «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков, ТНВ җитәкчесе, Татарстан Журналистлар берлеге рәисе Илшат Әминов, “Безнең мирас” журналы баш мөхәррире Ләбиб Лерон белән очраштылар. Шамил Садыйков Россиянең 14 регионына ай саен килеп торучы «Без — бергә» редакциясе эшчәнлеге турында да сөйләде, бу проектны тормышка ашыруда теләктәшлек күрсәткән Татарстан рәисе Рөстәм Миңнехановка рәхмәтләрен белдерде. Шулай ук Татар журналистлары форумында катнашучылар профессиональ яктан үсү өчен яңа мөмкинлекләр ачылу турында да ишеттеләр – тиздән Татарстан регионнардагы газеталар хезмәткәрләре өчен он-лайн курслар оештырачак.

«Сезнең белән очрашып, рәхәтләнеп туган телебез язмышы турында сөйләшү генә дә — үзе бер бәхет. Сезнең өчен дә бу шулайдыр, дип ышанам. Шушы очрашуларда без илебез Россиянең никадәр киң булуын, татарларның лаеклы урын алып торуын тоемлыйбыз. Татарлар 1000 еллык әдәбияты булуы белән горурлана алалар, басма матбугатыбызга да инде 100 ел. Күп журналларыбыз үзләренең 100 еллыгын билгеләп үттеләр. Бу татар журналистикасының масштабын күрсәтә», – дип сөйләде Шамил Садыйков.

Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы 2024 елны Шәхесләр елы дип игълан иткән иде. Шуңа күрә форумны йомгаклау чарасында шушы темага берничә чыгыш булды. Шулай, “Кызыл таң” башкорт газетасының баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов шагыйрь Умми Камал турында язган китабын тәкъдим итте. “Дөнья” студиясе редакторы Энҗе Шәйхетдинова Бөтендөнья татар конгрессы сайты һәм “Татарлар” сайты эшчәнлеге белән таныштырды. Кырым татарлары балалары өчен чыгып килүче “Милләт” тапшырулары программасы редакторы Эльвина Баталованың доклады чиста кырымтатар телендә яңгырады, ләкин толмач кирәк булмады, барысын да аңладык.

Ахырда «Хәбәр» Бөтенроссия конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү чарасы узды. «Личность – Шәхес» номинациясендә Башкортостанның «Өмет» газетасы, Удмуртиянең «Яңарыш» газетасы хезмәткәре Эльмира Нигъмәтуллина һәм Ульяновск өлкәсенең «Өмет» газетасы; «Образцовая семья – Үрнәк гаилә» номинациясендә Нижгар өлкәсенең «Туган як» газетасы, Пермь крае, Барда районының «Таң» газетасы, Киров өлкәсенең «Дуслык» газетасы баш мөхәррире Гөлнара Габдрахманова; Омск өлкәсенең «Татарский мир – Татар дөньясы» газетасы; «Молодой корреспондент – Яшь корреспондент» номинациясендә приз Удмуртиянең «Веселый колокольчик – Күңелле кыңгырау» тапшыруын алып баручы Фәнзилә Салиховага тапшырылды. Махсус премия белән «Кызыл таң» Башкортостан газетасы баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов һәм Башкортостан телевидениесенең «Туган тел» тапшыруын алып баручы Гөлшат Сафина бүләкләнделәр.

Без, чит регионнарда яшәүче татарлар, Татарстанны үзебез өчен маяк итеп таныйбыз. Ул безгә милләт буларак сакланырга ярдәм итә, килеп чыккан проблемаларыбызга битараф калмый, башка регионнарда иҗат итүче коллегаларыбыз белән фикер алышу мәйданчыгы булып тора. Хезмәттәшләребез белән профессиональ аралашу мөмкинлеге дә бик мөһим, аларның тәҗрибәсе һәм ярдәме безнең эшне дәвам итәргә өмет һәм көч бирә, алга атларга ярдәм итә.

Данияр СӘЙФИЕВ.

Чыганак: «Бердәмлек»

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*