tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Торбеево командасы – пауэрлифтинг буенча беренчелек җиңүчесе
Торбеево командасы – пауэрлифтинг буенча беренчелек җиңүчесе

Торбеево командасы – пауэрлифтинг буенча беренчелек җиңүчесе

Рузаевка шәһәрендә пауэрлифтинг буенча Мордовия Республикасының ачык беренчелеге һәм Чемпионаты булып узды. Ике көнлек ярышта Рузаевка, Саранск шәһәрләре, төбәгебезнең барлык районнарыннан, Пенза һәм Түбән Новгород өлкәләреннән 130 спортчы катнашты.

Нәтиҗәләр бик тә шатландырды. Мәсәлән, Торбеево районы спортчылары, 18 яшькә кадәрге яшь категориясендә тәрбияләнүчеләр арасында Алексей Мишин, 48 кг га кадәр авырлык категориясендә, 300 кг нәтиҗә белән җиңде һәм беренче тапкыр беренче спорт разряды нормативын үтәде. Кызлар арасында 57 кг га кадәр авырлык категориясендә ике спортчы: Алина Такташова белән София Лалетина чыгыш ясады. Өч төр ярышта 275 кг нәтиҗә белән беренче урынны ундүрт яшьлек Алина яулады. Алина Сәид кызы беренче тапкыр КМС нормативын үтәде. Без аның тырышлыгы, осталыгы, булдыклыгы турында беләбез һәм уңышларына шатланабыз. София, беренче тапкыр спорт разряды нормативын үтәп, өч төр ярышта 255 кг нәтиҗә белән икенче урынга чыкты.

Ярышлар нәтиҗәләре буенча гомумкоманда урыннары түбәндәгечә бүленде: беренче урынны Торбеево балалар – яшүсмерләр спорт мәктәбе яулады, икенче урында – Первомайск шәһәре, өченче урында – Пенза шәһәре. Тагын бер шатлыклы вакыйга: Алинә Такташова һәм София Лалетина Мордовия җыелма командасы составына керделәр һәм 2 декабрьдә Йошкар-Ола шәһәрендә узачак ПФО турнирына әзерләнәләр.

Чыганак: Газета “Юлдаш”

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*