tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төрек галиме Финляндия татарлары турында фәнни китап нәшер итте
Төрек галиме Финляндия татарлары турында фәнни китап нәшер итте

Төрек галиме Финляндия татарлары турында фәнни китап нәшер итте

Төркиядә Финляндия татарлары турында фәнни китап нәшер ителде. Ул «Хәтер, тарих һәм музыка: Финляндия татарлары» дип атала. Китапның авторы – музыка белгече, галим, Измир шәһәрендәге Докуз Әйлүл университеты нәфис сәнгать факультеты музыка кафедрасы җитәкчесе Айһан Эрол. Төрек телендә нәшер ителгән әлеге басма китап кибетләрендә сатуга чыгарылган.

Айһан Эрол Финляндиядә гомер итүче татарларның музыка тарихын тикшергән. Иң элек ул гомумтатар тарихын өйрәнгән. Аннары бер төркем татарларның ничек Финляндия туфракларында төпләнүе турында мәгълүмат китергән. Аларның фин илендә этник төркем буларак яшәү рәвеше турында язган. Тарихи хәтернең милли музыканы саклап калудагы ролен Финляндия татарларының музыка культурасы аша аңлаткан.

«Бу тема белән кызыксыну идеясен миңа Англиянең Ливерпуль шәһәрендә, халыкара эстрада музыкасы тикшеренүләре җәмгыяте оештырган бер җыенда, Финляндиядән килгән галим, профессор Анти-Виль Каря бирде. Ул Финляндиядәге күпмәдәнилек белән бәйле проект әзерләргә теләвен белдерде һәм әлеге илдә яшәүче ислам дине вәкиле булган татарлар турында фәнни хезмәт язарга тәкъдим итте», – ди галим.

Айһан Эрол шундук бу темага тикшеренүләр башлап җибәргән, Дениз Бәдретдин белән танышкан. Автор аны «Финляндия татарлары эстрадасының атасы» дип атый. Әмма Финляндия Фәннәр академиясе Анти-Виль Каряның проектын раслауны кичектергән. Матди чаралар алу өчен төрек галиме Төркия гыйльми һәм технологик тикшеренүләр үзәгенә (TÜBİTAK) мөрәҗәгать иткән һәм уңай җавап алган.

Профессор Айһан Эро, бер ел Финляндиядә яшәп, татар-мөселман җәмгыятьләренең эшчәнлеген өйрәнгән, татар активистлары белән аралашкан, татар гаиләләренә кунакка йөргән, әңгәмәләр уздырган. Тарихи хәтернең географик урнашу урынын алыштыру нечкәлекләрен, аның гасырлар аша тәэсир итү көчен өйрәнгән. Татар тарихы һәм мәдәниятенә кагылышлы фәнни хезмәтләр укыган. Автор китапта, кыскача әйткәндә, этник музыканың Финляндия татарлары өчен әһәмиятен ачкан.

Айһан Эрол шулай ук Төркиянең Бурса шәһәрендә узган «Халыкара төрки дөнья музыкасы тикшеренүләре» җыенында «Миграция, миллилек һәм музыка: Финляндия татарлары»; Әрзинҗан шәһәрендә оештырылган «Төркия республикасы оешуга бер гасыр тулганда I халыкара төрки диаспора» симпозиумында «Музыка аша мәдәни хәтернең саклануы һәм нәселдән-нәселгә тапшырылуы» дигән темаларга чыгыш ясаган.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*